Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
12 февраль 2019, 16:52

Юлия татар телен бик яхшы белә

Келәш мәктәбе укучысы төбәкара олимпиадада җиңү яулады

Римма Диярова


Сәләтле кеше бар яклап сәләтле була диләр.

М. Кәрим исемендәге Келәш авылы мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Юлия Гайфуллина да шундыйлар рәтеннән, ул максатка һәм иҗатка омтылучан, бик күп кызыксынулары һәм мавыгулары булган кыз, шуларның берсе – театр сәнгате. Укучы туган телен дә бик яхшы белә.

Тәүдә ул татар теле һәм әдәбияты буенча мәктәп олимпиадаларында катнашкан. Соңрак укытучысы аңа районда үткән этапта көч сынап карарга тәкъдим иткән. Укучы кыз районда I урын алгач, республика этабында катнашкан.

Ю. Гайфуллина анда да яхшылар исәбендә булган һәм 26–29 гыйнварда Казан шәһәрендә үткән төбәкара олимпиадага Башкортстаннан тагын җиде укучы белән безнең төбәк вәкиле булып барган. Аларны татар теле һәм әдәбияты буенча белемнәрен тикшерү өчен 22 төбәктән килгән 146 катнашучы арасында җитди көндәшлек көткән. Олимпиада берничә этапка бүленгән, аларның берсендә Юлия ТАССР оештырылуның 100 еллыгына багышланган сәнгатьле уку буенча иҗади бәйгедә җиңү яулаган. Ул шагыйрь-җырчы Рамил Чурагуловның «Без – татарлар» әсәрен сайлаган.

– Олимпиададан соң без шәһәр буйлап экскурсиядә йөрдек, театрга «Гөләндәм ханым истәлекләре» спектакле премьерасына бардык. Казан миңа бик ошады. Төрле төбәкләрдән килгән балалар белән таныштым, хәзер алар белән социаль челтәр ярдәмендә даими элемтәдә торам, – диде ул.

Юлия тырыш укучы, бишле билгеләренә генә укый. Уку, ә хәзер БДИга да әзерләнү аның күп вакытын ала, тик кызның кызыксынулары моның белән генә чикләнми. Ул рәсем ясарга ярата, күп укый, әмма аңа, барыннан да элек, якташыбыз, халык шагыйре Мостай Кәрим иҗаты ошый. Ул бөек язучы истәлегенә ачылган сыйныф бүлмәсендә экскурсияләр үткәрә. Юлия мәктәп данын яклап спорт чараларында, «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенрәсәй физкультура-спорт комплексының район этабында катнашкан, күп тапкыр район ярышлары призеры булган. Ул мәктәптә һәм авылда үткән чараларны һәм бәйрәмнәрне актив алып баручы да.

Кыз үзе әйтүенчә, ул һәрвакыт апасына охшарга тырыша, аннан үрнәк ала. Хезмәт сөючән Юлия өйдә әтисе белән әнисенә дә ярдәм итәргә өлгерә.

– Юля өйдә булганда эштә тоткарлансам, һәрвакыт тынычмын, чөнки кичке ашның әзер һәм өйнең җыештырылган булуын беләм, ул минем ярдәмчем. Юля төрле ризыклар пешерергә ярата, аеруча тортлары тәмле килеп чыга, – ди горурланып аның әнисе, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Римма Гайфуллина. – Ул кечкенәдән кызыксынучан, актив һәм максатка омтылучан кыз булды. Алты яшендә укырга барырга теләк белдерде, бик кечкенә булгач, борчылган идем. Куркуым юкка булган.

– Хәзер минем өчен иң мөһиме – Уфа дәүләт авиация-техник университетына укырга керү. Моңа кадәр тагын бер ел вакыт бар, максатыма ирешермен, дип уйлыйм. Киләчәктә үз эшемне ачарга хыялланам, әмма башта белем алырга телим. Вакыт күрсәтер.., – диде Юлия.

Сәләтле якташыбызга барлык башлангычларында уңышлар телик!
Читайте нас: