Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
12 февраль 2019, 18:19

Чал чәчләрең бигрәк күркәм, күзләреңдә горур сабырлык

Җиһания Байкова күптән түгел үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Чәчләрдәге көмеш картлык түгел,

Шаулап узган тормыш билгесе,

Тырыш хезмәт, күпме түгелгән тир,

Ирешелгәннәрнең көзгесе.


Бу дөньяда иң кыйммәтлесе – кеше гомере. Әле яңа гына, мин тудым, дип дөньяга аваз саласың, кай арада инде аккан судай гомер үзенең олылыгын дистәләгән еллар белән билгели. Кечкенә чакта һәр туган көнне шатлык-сөенечләр белән көтеп аласың, тизрәк үсәсе, зур буласы килә. Ә еллар узган саен адәм баласы туган көннәрен сабыррак каршы ала башлый. Артка борылып караган саен узган гомер юллары, истәлекләр күз алдына килә. Узган еллар, үтелгән юллар заяга узмаса, гомер көзләренә кергәндә өлгергән җимешләре куандыра.

Күптән түгел Калмаш авылында Турьян абый белән Хөмәйрә апаның беренче мәхәббәт җимешләре булган Җиһания апа Байкова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны күркәм бәйрәме белән котлау өчен Ярми авыл Советы биләмәсе башлыгы Хәнур Шаһинур улы Исмәгыйлев, авыл китапханәсе һәм Мәдәният йорты хезмәткәрләре килделәр. Җиһания апаның балачагы, яшьлек еллары авыр заманнарга туры килгән.

– Яшьтән эшли башладык. Урак урдык, көлтә бәйләдек, тары утадык, авыл клубын төзергә Тирмә авылы янындагы карьердан таш чыгардык, Нуриман районына барып агач кистек, Чишмә элеваторыннан орлык ташыдык. Кырык елдан артык колхоз фермасында савучы һәм бозау караучы булып эшләдем. Яхшы эшләгәнем өчен Сочи шәһәренә юллама белән бүләкләндем. Тормыш иптәшем Хәмит белән өч ул, бер кыз үстердек. Бүгенге көндә тугыз оныгым, дүрт туруным бар, –дип сөйләп китте ул.

Җиһания апа, олы яшьтә булуына карамастан, өй эшләрен үзе башкара. Улы Илгиз белән килене Гөлчәчәк килеп булышып торалар. «Әнкәйне хөрмәт итәбез, ул безнең өчен бик кадерле, аңа матур гомер насыйп булсын», диләр балалары.

Ә без, үз чиратыбызда, Җиһания апаның тыныч картлыгына, чиста-пөхтә йорт-җиренә, иң мөһиме – аңа карата булган кадер-хөрмәткә куанып кайттык.


Р. Хөсниярова, Калмаш авылы китапханәчесе
Читайте нас: