Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
2 февраль 2019, 17:22

Икмәк ашарга хыялландык

Әлфәт Әсәдуллин Ленинград блокадасында булган кеше белән очрашуны хәтерендә саклый.

75 ел элек 27 гыйнварда Ленинград тулысынча немец-фашист илбасарлары блокадасыннан азат ителә. Һәм бу көн соңрак Рәсәйнең хәрби даны көне буларак игълан ителә.

1942 елда безнең республикага Ленинград шәһәреннән эвакуацияләнүчеләр килә, алар арасында Надежда Рыбина да була. Аны дүрт кызы белән Благовар районының Таң авылына җибәрәләр. Ул колхозда бригадир булып эшли, җәмәгать эшчәнлеге белән шөгыльләнә, эвакуацияләнүчеләр белән аралаша, Чишмә районында да була.

– Күршем Тәлгать Нугаев аның белән таныш иде. 1965 елның 9 маенда мин өйләндем һәм тормыш иптәшем Сара Фәүзи кызына туйдан соң аны Ленинградка сәяхәткә алып барырга вәгъдә иттем. Ул вакытта мин колхозда баш инженер булып эшли идем, чәчү чорында китә алмадым, көз барырга булдык. Ә Тәлгать баргач урнашу өчен Надежда Кузьминичнаның адресын бирде, – дип сөйләде Сафар авылында яшәүче Әлфәт Әсәдуллин.

Ул заманнарда кунакханәләрдә урын бик булмый.

Һәм шул елның көзендә ирле-хатынлы Әсәдуллиннар Ленинградка юл тоталар. Килү белән такси алалар һәм кирәкле адресны атыйлар: Автов проспекты, 4.

Н. Рыбина Башкортстаннан килгән кунакларны шатланып каршы ала.

– Минем коткаручыларым килде, дип каршылады ул безне, – дип искә ала Әлфәт Гаймаделислам улы.

Ул Надежда Кузьминичнаның ничә яшьтә булуын хәтерләми, аның сүзләренә караганда, эвакуация елларында

аңа кырык яшьләр тирәсе булгандыр. Беренче очрашудан соң 15 ел үткәч – 1979 елның декабрендә аларга тагын очрашырга туры килә.

– Авыр сугыш еллары эзсез үтмәгән, ул бик нык картайган иде һәм мине көчкә таныды, – дип искә ала Ә. Әсәдуллин.

Әлфәт Гаймаделислам улы 1938 елда гаиләдә алтынчы бала булып дөньяга килгән, ул ачлыкның нәрсә икәнен белә, бала чагында тизрәк үсеп җитәргә һәм бөтен кешегә җитәрлек итеп икмәк үстерергә хыяллана.

– Ул заманда барысының да хыялы туйганчы икмәк ашау иде, – диде ул.
Читайте нас: