Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
26 гыйнвар 2019, 13:22

Балалар да, өлкәннәр дә шат

Василий Дубовик һәр кыш саен Калмаш елгасында боз өстен кардан тазарта

Район үзәгендә шугалаклар кичкә кадәр шау-гөр килеп тора: балалар әти-әниләре белән бергә тимераякта шуалар, хоккей уйныйлар. Әмма ерак бистәләрдә яшәүчеләрнең барысы да шугалакка килә алмый.

Шоссе урамында һәм якын-тирәдә яшәүче балаларның андый проблемасы юк. Балалар һәм өлкәннәр тимераякта шуа алсын өчен кемдер Калмаш елгасы өстен кардан тазартып тора.

Район гәзите хәбәрчесе шугалак өстен нинди изге күңелле кеше тәртиптә тотуын белү өчен Шоссе урамына таба юл тотты. Боз өстендә шуып йөргән малайлар шунда ук шугалакны аларның күршесе Василий Дубовикның чистартып торуы турында сөйләделәр һәм ул яшәгән өйне күрсәттеләр.

Әмма хуҗаларны өйдә очратып булмады, шалтыратуларын сорап ишеккә кәгазь кыстырып китәргә туры килде. Шул ук кичне телефон шалтырады, ә икенче көнне мин фотоаппарат, блокнот һәм каләм алып тагын шугалакка киттем.

– Тумышым белән мин Новокиевка авылыннан, балачакта безнең шугалаклар юк иде, дуслар белән елга өстендәге бозны кардан арындырып шуа идек, агачтан шайба ясадык, кәшәкә урынына таяк тотып хоккей уйнадык, – дип сөйләде Василий Андреевич.

– Балачактан спорт яраттым, агачлыкта турнигым бар иде, гер спорты белән шөгыльләндем. Әле булса спортны ташламыйм. Телевизор каршында утыра алмыйм.

Пенсионер 64 яшендә булса да тимер-аякта шуа, кар явып киткәннән соң боз өстен тагын көрәргә туры килә, моның өчен ул махсус көрәк ясаган. Картәтиләре белән шугалакка оныклары – ун яшьлек Элина һәм дүрт яшьлек Назар да килә. Ун яшьлек Аня белән унбиш яшьлек Владимир да картәтиләре янына килгәч бик теләп тимераякта шуалар.

– Җиде ел элек биредә шугалак ясау фикере туды, – диде В. Дубовик. – Бала-чага мәктәптән соң кайда уйнасын соң? Кызларым Наташа белән Василина һәм оныкларым атлап йөрергә өйрәнгәнче тимераякка бастылар дип әйтергә мөмкин. Һәр көн саен боз өстенә якын-тирәдән балалар җыела. Машина белән килүчеләр дә була, күптән түгел кич бер егет белән кыз биредә шудылар.

Тәүдә ул шугалакны Чишмә – Арслан юлыннан читтәрәк ясаган, аннан соң күпер янынарак күчергән: монда яктырак һәм өйләргә дә якынрак. Биредә бозда шуу мизгеле ноябрьдән башлап язга кадәр дәвам итә.

– Оныкларым шат, минем дә шөгыль бар һәм тормыш иптәшем дә канәгать, – дип сүзен тәмамлады Василий Андреевич.
Читайте нас: