Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
25 гыйнвар 2019, 17:21

Университетта белем алу кызыклы

Биккол авылыннан М. Акмулла исемендәге БДПУ студенты Илгиз Галимҗанов өчен 25 гыйнвар икеләтә бәйрәм: чөнки Студентлар көненнән соң ул туган көнен билгели.

Римма Диярова


Илгиз балачактан күп фәннәр – астрономия, география, тарих, җәмгыять белеме белән кызыксынган. Аны әлеге фәннәр буенча район һәм республика олимпиадаларына җибәргәннәр һәм ул анда призлы урыннар алган.

Егет бәйге буенча Мәскәүдәге бер югары уку йортына үтә, әмма Акмулла исемендәге БДПУның тарих һәм хокук белеме институтына өстенлек бирә. Һәм бер дә үкенми! Әлеге вакытта өченче курста белем ала. Безнең заманда бюджет нигезендә укырга керү авыр. Мәктәптә ул бишлегә укучылар арасында була, югары уку йортында да сынатмый, аны төркемнең старостасы итеп тә сайлыйлар.

– Беренче курста катлаулы булды – күп укырга туры килде, фәннәр дә мәктәптә укытылган кебек түгел, – дип тәэссоратлары белән уртаклашты егет.

Аларның төркем җитәкчесе Алексей Кортунов Илгизнең белемнәрен һәм тарих белән мавыгуын бәяләп, аңа «Ватан тарихын сөючеләр клубы» гуманитар олимпиадада үз көчен сынап карарга тәкъдим итә, тик тәүдә запастагы уенчы сыйфатында. Әмма тиздән Илгиз төп составта уйный башлый, хәтта команда капитаны да була. 2018 елда Акмулла исемендәге БДПУ командасы шәһәр университетлары арасында беренче урын ала. Галимҗанов шулай ук «Октябрь революциясенең 100 еллыгына» вузара викторинада катнашып та үзен таныта, анда да ул беренче урын яулаган команда капитаны була.

Тагын да Илгиз «Дини белем» түгәрәгенә йөри. Үз төркеме белән Стәрлебаш районында археологик эшләр белән дә шөгыльләнә. Бу эш аны шулкадәр мавыктырган ки, хәзер ул археологик чыганаклар һәм историография гыйльми-тикшеренү лабораториясендә дә хезмәт куя.

Уку һәм җәмәгать эшчәнлеге Илгизнең күп вакытын ала, әмма ул дуслары, туганнары турында да онытмый, буш вакытын алар белән бергә үткәрергә, яңа урыннарда булырга, концертларга йөрергә, спорт белән шөгыльләнергә, аеруча ризык әзерләргә ярата.

– Кечкенә чагында мин аның киләчәге кулинария белән бәйле булыр, дип уйлый идем, – дип елмая аның әнисе.

Сеңлесе белән аның тагын бер мавыгуы бар – скандинавия мифологиясе. Егет әйтүенчә, ул гадәти түгел һәм бик мавыктыргыч.

Менә шундый ул Илгиз – максатка омтылучан, актив һәм күп нәрсә белән кызыксынучы егет. Бер шаян җырда «бу дөньяда университетта укудан да күңеллерәк бернәрсә дә юк» дип тикмәгә генә җырланмыйдыр. Ул да төрле фәннәр өйрәнә, күп төрле мавыгулары бар, шулай ук дуслары белән аралашу һәм кулинария белән шөгыльләнү өчен дә вакыт таба.
Читайте нас: