– Әти вафат булганда алты айлык кына булганмын, – дип үз язмышы турында ашыкмый гына сүз башлады Тимергали Гайфулла улы. – Гаиләбез зур түгел иде: әни, мин һәм энем Мидхәт. Әнинең сәламәтлеге начар булды, үземне белә башлаганнан бирле һәрвакыт аңа ярдәм итәргә тырыштым.
Т. Нигъмәтуллин тумышы белән Салих авылыннан, беренче сыйныфта авыл мәктәбендә укыган. Аннан соң хәрби сәнәгать хуҗалыгында эшләгән картәтисе аны Уфа районына алган. Тугыз яшьлек кенә Тимергали көтү көтә башлаган.
– Сыер, сарык, кәҗәләрне Сергеевка авылыннан өч чакрым ераклыкта урман уртасындагы көтүлектә йөртә идем, ул урыннар әле дә бар, – дип искә ала Тимергали Гайфулла улы. – Бервакыт хәтта бәрәнне бүре авызыннан йолып алуым да истә калган: югалып калмадым, таяк белән ташландым, бу вакытта үзем турында уйламадым, иң мөһиме сарык бәрәнен коткару иде.
Берничә елдан соң әнисе белән энесе дә күченеп киләләр, чөнки авылда ачлык-ялангачлык хөкем сөрә. Бу авыр сугыш чоры һәм сугыштан соңгы еллар була: җәен ул шулай ук маллар көтүен дәвам итә, ә кыш әнисе белән яшелчә саклагычта эшли, бәрәңге аралыйлар.
– Хәзерге буынга, балаларыбыз-оныкларыбызга безнең баштан үткәннәрне кичерергә язмасын, – дип сөйли Нигъмәтуллин, бу сүзләрне әйткәндә тавышы калтырап китә. – Озын эш көненнән соң без әни белән өйгә икешәр бәрәңге алып кайта идек. Һәм бу олы шатлык иде... Гомумән, күп еллар үткәннән соң гына туйганчы ашарга насыйп булды...
Тимергали Гайфулла улының сарык бәрәне өчен бүре белән алышкандагы кыю холкы киләчәктә аның гади булмаган һәм кызыклы тормышында да чагыла.
Туган колхозында тракторчы булып эшли, өч ел Кырымда Симферопольдә хәрби хезмәттә була, иптәшләре арасында абруй казана, җитәкчеләр хөрмәт итә.
Армиядән кайткач Тимергали заманча техникада эшләү өчен Дәүләкәндә тракторчылар курсында белем ала. Әмма язмыш үзенекен итә, башка эш таба – Чишмәдә коммуналь хуҗалыкта полуторкада («ГАЗ-АА» машинасы) эшли башлый.
Тимергали Гайфулла улы тырышлыгы, үҗәт һәм ныклы холкы ярдәмендә эш урынында карьера баскычыннан елдан-ел югарырак күтәрелә. Бераздан ул «Давлекановомежрайгаз» җәмгыятенең Чишмә участогы начальнигы була. Аннан соң яңадан оештырылган һәм Благовар участогы кушылган «Чишмымежрайгаз» җәмгыятенә җитәкчелек итә. Т. Нигъмәтуллин Чишмә районының торак йортларында тәүге газ плитәләрен үзе кабызган, элекке хладокомбинат янындагы Чишмә районара газ оешмасы конторасы аның җитәкчелегендә төзелгән.
Соңрак район Советының башкарма комитеты рәисе Гайният Галиәкбәров аңа районның «Межколхозстрой» агросәнәгать төзелеш берләшмәсенә җитәкчелек итәргә тәкъдим итә, һәм төзелеш өлкәсе Нигъмәтуллинның төп эшенә әйләнә. Аның җитәкчелегендә дистәләрчә терлекчелек объектлары, авыл клублары, мәктәпләр һәм йортлар төзелә. Чишмә поселогының Киров урамындагы йөз фатирлы 3нче санлы тәүге йорт нәкъ аның башлангычында төзелгән. Ул чорда «Межколхозстрой» бик күп эшчеләр хезмәт куйган куәтле оешмага әйләнә.
– Хәтеремдә әле, бервакыт төзүчеләрне җыйдым да: «Иптәшләр, үзебез өчен төзибез, тырышып эшлик», дидем. Алар минем сүзне екмадылар, – дип сөйләде Тимергали Гайфулла улы.
Нигъмәтуллин «Межколхозстрой»да эшләгәндә Уфа Нефть институтына укырга керә, әмма аны тәмамлый алмый. Эш күп вакытын ала, юбиляр үзе әйтүенчә, ул эшкә киткәндә балалары әле уянмаган, ә кайтканда йоклаган булалар. Өч баланы – Хәниф, Раил һәм Рәйләне тәрбияләү белән хатыны Зилә Сәгыйть кызы шөгыльләнә, алар аның белән бер-берсен хөрмәт итеп 56 ел тату гомер кичерәләр. Дүрт ел элек хатыны вафат була.
– Тормыш юлымда һәрвакыт яхшы кешеләр очрады, – дип ассызыклады ул. – Мин алардан эшкә өйрәндем, аларга тиңләшергә тырыштым. Болар – Виктор Дмитриевич Хромых, Әбүзәр Ногман улы Галикәев, Ишбулды Тимербулат улы Мусин, Гайният Галимулла улы Галиәкбәров һәм башка бик күпләр.
– Арытаба мин тормышымда Татьяна Анатольевнаны очраттым, – дип дәвам итте юбиляр, – аның белән бер-беребезне аңлашып яшибез.
– Ирем гәзитләр, китаплар, бигрәк тә Сталин, Хрущев турындагы тарихи язмаларны укырга ярата. Улы һәм дуслары белән шахмат уйный. Бернинди арттырусыз шуны әйтә алам, Чишмәдә Тимергали Гайфулла улын һәр икенче кеше белә, күпләр аның кул астында эшләгән. Ә иң мөһиме – ул яхшы гаилә башлыгы. Балалар өчен җан атып торучы кеше, – дип сөйләде тормыш иптәше турында Татьяна Анатольевна.
– Шулай булмыйни, – дип сүзгә кушылды Нигъмәтуллин. – Мин әтиемне беркайчан да күрмәдем, «әти» сүзен әйтү минем өчен күңел түрендәге иң якты хыял булды. Язмыш миңа андый бәхет бирмәде, аның каравы, өч балам, сигез оныгым һәм өч туруным бар. Алар – тормышым мәгънәсе.
Тимергали Гайфулла улы һәрвакыт таләпчән, әмма гадел җитәкче булган, үзенә дә, башкаларга да югары таләпләр куйган.
– Әти өйдә дә таләпчән, – ди кызы Рәйлә елмаеп. – Әмма бу беренче карашка гына шулай. Ул бик зирәк. Кайвакыт аңа каршы килергә телисең, ә ул барысын да җентекләп аңлата, дәлилләр китерә, һәм, һәрвакыттагыча, аның хаклы булуын аңлыйсың!
Т. Нигъмәтуллин шушы көннәрдә туганнары, якыннары һәм үзе белән күп еллар бергә эшләгән кешеләр белән бергә 85 яшьлек юбилеен билгеләячәк. Аларның барысы да аңа җылы сүзләр әйтәчәк. Ә ул, үз чиратында, район гәзите хәбәрчесе белән әңгәмәне тәмамлап, якташларына теләкләрен тапшыруны үтенде:
– Яхшы яшәү өчен тырышып эшләргә кирәк. Ир-егетләргә аеруча теләгем бар: тормышыгызда нәрсә дә булса килеп чыкмаса, зарланмагыз, ә үз эшләрегезгә тәнкыйть күзлегеннән карагыз. Һәр ир-атның хатыны нәкъ аны тормыш иптәше итеп сайлаганы өчен һәркөнне шөкер итәргә тиеш. Һәрвакыт кеше булып калырга кирәк...