Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
11 гыйнвар 2019, 17:01

Сугыштан соңгы еллар авыр булды

Арсланда атказанган агроном юбилеен билгеләде.

Арслан авылында яшәүче Әнәс Байбурин декабрьдә 80 яшьлек юбилеен билгеләде. Аны юбилее белән котларга район хакимияте башлыгы Флүр Уразмәтов, районның ветераннар советы рәисе Фәүзи Әсәдуллин, мәгариф идарәлеге начальнигы Сөләйман Ваһапов һәм Арслан авыл Советы биләмәсе башлыгы Гүзәл Әминева килделәр.

– Әнәс абый, сезне юбилеегыз белән котлыйм һәм күп елларга сәламәтлек телим. Ә бүләккә үз умарталыгымнан бал алып килдем, – диде Флүр Зинур улы.

Хатын-кызлар кухняда мәш килгән арада Әнәс Нурислам улы хатирәләре белән уртаклашты. Ул Сафар авылында туып үскән, әтисе Нурислам Харун улы сугышның тәүге көннәрендә үк фронтка киткән. Ул вакытта Әнәс Нурислам улына 2 яшь ярым, ә сеңлесенә нибары 6 ай була.

– Әти 1945 елның февралендә Польшаны азат иткәндә һәлак була. Ул вакытта без әнием белән Арсланда яши идек, Сафардан картәтинең сыер җигеп кайгылы хәбәрне җиткерү өчен килгәне хәтердә калган, – дип искә алды Әнәс абый. – Сугыштан соңгы еллар авыр булды, үзебезнең бакчада бәрәңге утыртып карадык, әмма бернәрсә дә үсмәде диярлек, җир уңдырышсыз иде.

Байбуриннар соңрак авылдан җир участогы алалар һәм яшь егет төзелеш материалларын капчыкка салып ташып иске йортны берүзе диярлек яңа участокка күчереп сала. Аннан соң армиягә китә, кайткач «Дружба» колхозында шофер булып эшли башлый, 1967 елдан бригаданың участок агрономы, арытаба баш агроном булып эшли, ә 1994 елда колхозга җитәкчелек итә.

Эшләгән елларында Әнәс абый районның агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре һәм авылдашлары арасында ихтирам казана. Әйткәндәй, бу көнне юбилярны котлау өчен фермер Илнур Әхмәтҗанов та килгән иде.

– Ул минем остазым, чәчү өчен җирне нинди тирәнлектә сөрергә кирәклеген, теге яисә бу культура орлыгын чәчү нормасын, яхшы уңыш алу өчен кайчан чәчәргә кирәклеген өйрәтте, әле булса аның ярдәменнән башка булмый, – диде яшь фермер.

Әнәс абый ышанычлы гаилә башлыгы, алар тормыш иптәше Резида Кәшфи кызы белән 52 ел бергә тату гомер кичерә. Егет хәләл җефетен 1966 елда Арслан – Чишмә юл чатында, икесе дә машина көткәндә очрата, һәм ул шул вакытта ук аңа өйләнергә карар итә. Шулай килеп чыга да.

– Ә бит аны ниндидер агрономга кияүгә бирергә иделәр, тик өлгермичә калдылар – мин өлгеррәк булып чыктым, – ди Әнәс абый.

Аның озын гомерле булуының сере гади генә: сәламәт тормыш рәвеше алып бару, спорт белән шөгыльләнү һәм дөрес туклану. Ул шулай ук скандинавча йөрү белән шөгыльләнә, ә кыш чаңгы шуа: бакчада чаңгы юлы сала да һәр көн берничә әйләнеш ясый. Иртәнге ашка үзенә һәм хатынына иттарткыч аша чыгарылган шыттырылган бодай әзерли, анда чикләвек һәм киптерелгән җиләк-җимеш өсти. Аларның өстәлендә һәрвакыт үз бакчаларында үстерелгән җиләк-җимеш кайнатмалары һәм яшелчәләр бар.
Читайте нас: