Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
10 гыйнвар 2019, 18:02

Иске Муса авылыннан яшь блогер

Кремль чыршысына ел саен бөтен Рәсәйдән яхшы билгеләргә генә укыган, төрле чараларда актив катнашкан балалар бара.

Быел Мәскәүдә үтәчәк Яңа ел бәйрәменә Иске Мусадан җиденче сыйныф укучысы Нур Шәрипов китте.

Районда бер бәйге дә Нур катнашлыгыннан башка үтми, дип әйтергә була, ул сәхнәгә чыгып шигырьләр дә, хикәяләр дә сөйли. Аның районда гына түгел, шулай ук республикада, төбәкара бәйгеләрдә катнашып алган дистәләгән грамотасы һәм дипломы бар. Ә декабрьдә ул үсмерләр арасында үткән «Барысыннан да югары!» республика проектында җиңү яулаган. Шунысын билгелик, җиңүчене проект сайтында тавыш бирү юлы белән республика халкы билгеләде. «Тамыр» балалар-үсмерләр телеканалы ел дәвамында Башкортстанның иң актив балалары турында тапшырулар алып барды, хәзер телеканал архивында республиканың максатка омтылучан, төрле мавыгулары булган үсмерләре турында 12 язма саклана. Аларның берсе Иске Муса мәктәбе укучысы Нур Шәрипов турында.

Ул рус һәм татар телләрендә иркен аралаша. Үзе әйтүенчә, кечкенә чагында русча бөтенләй сөйләшә белмәгән диярлек.

– Башлангыч сыйныфта җәйге лагерьга бардым, сүзләрнең кушымчаларын бутаганга күрә, балаларның миннән көлгәне исемдә калган. Ә хәзер мин акцентсыз сөйлим, ике телне дә беләм. Ә өйдә әти-әни белән татарча сөйләшәбез.

Нурның әнисе Гөлназ Тәбрис кызы рус теле һәм әдәбиятыннан укыта, әтисе Илһам Абдрахман улы Бәкәй авылы мәчетенең имам-хатибе.

– Нур гаиләдә төпчек бала, ул кечкенәдән актив һәм шук булды, – ди әнисе. – Аның энергиясен кирәкле якка юнәлтү мөһим иде, төрлесен сынап карадык. Сөйләү осталыгы ачыкланды, ә тагын да ул компьютер технологияләре белән кызыксына.

Нурның «YouTube»та үз каналы бар, бу мавыгуның кайдан килүе дә аңлашыла, чөнки әнисе дә шул ук сайтта үз каналын алып бара. Гөлназ Тәбрис кызы анда улы төшкән видеоларны урнаштыра, мәсәлән, Нурның А. Солженицынның «Матренин двор» хикәясеннән өзек укуы да анда бар.

– Әлегә ул каналны калдырып тордым, яңасын ачарга ниятлим. Моннан тыш, видеомонтаж белән мавыгам, әнигә мәктәптә үткән чараларга әзерләнергә ярдәм итәм, –диде ул.

Нур сүзләренә караганда, киләчәктә ул телетапшырулар алып баручы булырга һәм видеомонтаж белән шөгыльләнүен дәвам итәргә хыяллана.
Читайте нас: