Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
27 декабрь 2018, 13:42

Уразбахтыдан лаеклы ил сакчысы

Якташларыбыз хезмәт итә

Күптән түгел Уразбахты авылында яшәүче Гүзәл белән Гизәр Кадыйровлар гаиләсенә шатлыклы хәбәр килде – алар уллары Нияз хезмәт иткән хәрби частьтан рәхмәт хаты алды.

«Сезгә карата олы хөрмәт белән хәбәр итәм, улыгыз, Кадыйров Нияз Гизәр улы, үзенә ышанып тапшырылган корал һәм хәрби техника белән оста эш итә. Ул хезмәттәшләре һәм командирлары арасында хөрмәт һәм абруй казанды. Полк җитәкчелеге улыгызга яхшы тәрбия биргәнегез өчен Сезгә ихлас рәхмәт белдерә. Улыгыз – Бөек Рәсәйнең лаеклы сакчысы белән горурлана аласыз», – дип хәбәр итә полк командиры И. Жеребцов.

Әлеге хатны улларының кайтуын көткәндә алулары икеләтә шатлык булган, солдат бер атнадан соң үзе дә кайтып төшкән.

Нияз Кадыйров Чиләбе өлкәсенең Чибәркүл шәһәрендә Витебск-Новгородскиның 90нчы танк гвардиясе дивизиясенең 6нчы гвардия полкында хезмәт иткән.

Нияз Уразбахты авылында туып-үскән. 9нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң Уфадагы радиоэлектроника колледжына «янгын хәвефсезлеге» белгечлеге буенча укырга кергән. Аны тәмамлаганнан соң үз теләге белән Рәсәй армиясе сафларында хезмәт итәргә киткән.

– Дуслары, сыйныфташлары, күршеләр Ниязның һәрвакыт гадел, ачык йөзле һәм эшсөяр булуын билгели, ә тагын да ул үҗәт холыклы һәм үз максатына ирешә торган егет, – ди әтисе.

– Армиядән кайткач белгечлеге буенча эшләргә уйлый.

Сеңлесе Лиана да абыйсының хезмәттән кайтуын түземсезләнеп көткән.
Читайте нас: