Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
21 декабрь 2018, 12:08

Эш беренче урында булды

Күптән түгел Халит Миңнулла улы белән Гөлсем Фаяз кызын алтын туйлары белән котладылар.

Районда әбиләрне һәм бабайларны гаилә юбилейлары уңаеннан тәбрикләү күркәм гореф-гадәткә әйләнде. Август аенда Күчем авылында яшәүче Нигъмәтуллиннарның тормыш коруына 50 ел булды, әмма гаилә әгъзаларының берсе авырып китү сәбәпле бәйрәмне кичектерергә туры килгән иде.

Күптән түгел Халит Миңнулла улы белән Гөлсем Фаяз кызын алтын туйлары белән котлау өчен, балалары белән оныкларыннан тыш, районның ветераннар советы рәисе Фәүзи Әсәдуллин, район Советы һәм «Бердәм Рәсәй» партиясенең урындагы бүлекчәсе секретаре Марат Байбурин, Чишмә авыл Советы биләмәсе хакимиятенең эшләр белән идарә итүчесе Халидә Солтанова килделәр.

– Халит белән без 1959 елда таныштык һәм тугыз ел үткәннән соң гына, 1968 елның 7 августында өйләнештек, – дип сөйләде Гөлсем апа. – Мин җиденче сыйныфны тәмамлагач сыер савучы булып эшли башладым, ә 1964 елда апам янына Дүшәнбегә киттем, анда кондитер ризыклар фабрикасында эшләдем. Туган якка өч елдан соң гына кайттым.

Ә Халит абый «Луч» колхозында тәүдә гади эшче, 1962 елда Дәүләкәндә, 1965 елда Ляховода авыл хуҗалыгын механикалаштыру училищесын тәмамлаганнан соң тракторчы-машинист булып эшләгән.

– Ул вакытта техника бөтенләй башка төрле иде, мин «Т-70» тракторында эшли башладым, – дип искә ала Халит Миңнулла улы. – Гаиләмне күрмәдем диярлек, иртән балалар йоклаганда эшкә киттем, һәм кич караңгы төшкәч кенә кайттым. Ә тормыш иптәшем кызларыбызны да тәрбияләргә, хуҗалыкны да алып барырга өлгерде, гомер буе сыер асрадык. Җәен бергәләп мал азыгы хәстәрләдек: печән чаптык, киптердек, төяп алып кайттык.

– Машина мае белән пычранган күпме кием юганмындыр, исәбе-хисабы юк, – дип елмайды Гөлсем апа.

Халит абыйны авылдашлары гына түгел, районның күп кенә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре дә яхшы белә. Ул «Авыл хуҗалыгының атказанган хезмәткәре» исеменә лаек булган, Ленин, Октябрь революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, СССР Бөтенсоюз халык казанышлары күргәзмәсенең алтын һәм көмеш медальләре белән бүләкләнгән. Әйткәндәй, Халит Нигъмәтуллин үз вакытында шикәр чөгендере үстерү звеносын җитәкләгән һәм бу культура уңышын һәр гектардан 325 центнерга кадәр җиткерүгә ирешкән, ул вакытлар өчен бу бик югары күрсәткеч булган. Бу көнне юбилярларны котларга «Башкир-агроинвест» җәмгыятенең Чишмә бүлекчәсе управляющие Марс Фәйзуллин да килде. Ул бер капчык шикәр комы бүләк итте һәм «Иң яхшы остаз» медален тапшырды.

– Сезнең тәҗрибәгә таянып эш итәбез һәм Сезне үрнәк итеп куябыз, – диде Марс Флүр улы.

Нигъмәтуллиннар Зимфира белән Гөлнара исемле ике кыз тәрбияләп үстергәннәр, хәзер юбилярларның дүрт оныклары һәм Арина белән Вадим исемле туруннары бар.
Читайте нас: