Чишмэ
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Фидакарь хезмәт өчен медаль...

Җиңүнең 75 еллыгына

Сугышта катнашкан һәм шул елларда тылда фидакарь хезмәт күрсәткән өчен медаль алучылар арасында безнең мәкаләбез герое, балачактан сугыш чоры михнәтләрен күреп, өлкәннәр белән беррәттән эшләп үскән Мәсгүт Бәширов та бар.

26 ноябрьдә Чишмә районының ветераннар советы рәисе Радик Әхмәдиев Бишкәҗә авылында яшәүче Мәсгут Бәшировка «1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел» юбилей медален тапшырды, Дмитриевка авыл Советы биләмәсе башлыгы Фидаил Әсәдуллин Бөек Җиңүгә өлеш керткәне өчен рәхмәт сүзләре җиткерде.

Мәсгүт Сәмигулла улы тормыш иптәше Гөлирә Нәбиулла кызы белән иркен йортта гомер кичерә, балалары килеп хәл-әхвәл белешеп тора. Ике улы якында гына яши, ә Чишмә поселогының «Каенкай» балалар бакчасында 45 ел эшләп лаеклы ялга чыккан кызлары Нурсилә Бәширова әтисе белән әнисен карау өчен авылга кайткан.

Мәсгүт Бәширов 1928 елда Бишкәҗә авылында дөньяга килә, авыл мәктәбендә белем ала. Җәй көннәрендә, авыл малайларының күбесе кебек, колхозда эшли – атлар көтә. Сугыш башланганда ул нибары 12 яшьтә була. Әтисе белән зур абыйсы фронтка китә һәм яу кырында ятып кала. Сугыш елларында хезмәт фронты дип аталган тагын бер фронт була. Анда да, сугышка җибәргән кебек, махсус повестка белән озаталар. Апасын да шул рәвешле Чиләбегә эшкә җибәрәләр. Мәсгүткә дә укуын ташлап колхозда бригадир ярдәмчесе булып эшли башларга туры килә – язуы да матур, үзе дә җитез һәм җаваплы егет була. Авыл халкы көнне төнгә ялгап эшли. Ашлыкны урак белән урып, көлтә бәйләп, чылбыр белән сугалар. Бер генә башак та югалмасын өчен тырышалар.

Урып-җыю чорында яшьләр берничә тәүлек буена ындыр табагыннан кайтып кермичә эшли. Көз колхоз амбарларындагы бар уңышны олауга төяп Чишмәгә озаталар, ә язын хатын-кызлар һәм үсмер балалар чәчүлек орлыкны җилкәләренә салып, пычрак юл ерып ташыйлар. Кечкенә Мәсгүт тә Красный Октябрь авылы урманы аша Чишмәгә орлыкка йөри. «Таң белән, җир туң чакта юлга чыга идек. Орлыкларны тутырып кире кайтканда эретә, аяклар көпшәк карга батып үтәдән-үтә чылана, чөнки чабата кигәнбез. Кичкә таба көн тагын салкыная, чабаталар бозланып ката. Орлыкларны колхоз складына тапшырабыз да өйгә йөгерәбез. Кайткач чабатаны салалмый интегәбез, әле бер, әле икенче аякны буржуйка мичендә җылытып кына чабата бавын чишәбез. Аяклар әрни, кып-кызыл булып яна, ә икенче көнне иртән тагын юлга чыгарга кирәк», – дип үткәннәрне искә алды ул.

Мәсгүт абый 70 яшенә кадәр туган авылындагы колхозда эшләгән – терлекче дә, склад мөдире дә булган.

1956 елда үз авылыннан яратып йөргән кызына өйләнгән. Аның белән дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр.

Безнең районда сугышта катнашкан һәм тылда хезмәт фронтында эшләгән 410 кешегә истәлекле бүләкләр һәм медальләр тапшырылды. Халкыбызның Бөек Җиңү турындагы билгеле бер җырында «Бу көнне без кулдан килгәнчә якынайтырга тырыштык!» дип нәкъ Мәсгүт Бәширов кебекләр турында җырлана.

Читайте нас: