Чишмэ
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Сугышта катнашучылар истәлегенә «Хәтер китабы»

Соңгы вакытта республикада яшәүче бик күп гаиләләр үзләренең нәсел тамырлары, туган-тумачаларының данлыклы тормыш юлы, нәрсә белән шөгыльләнүе турындагы мәгълүматлар белән кызыксына.

Мондый кызыксыну «Башкортстан Республикасының Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә электрон китап» булдыруга этәргеч бирде, аның төп максаты – туганнар җирләнгән урынны эзләп табу гына түгел, ә халыкка шәҗәрә төзүдә дә ярдәм итү.

Махсус интернет-порталда (http://pomnimrb.ru) республика зиратлары, анда җирләнгән күренекле кешеләр яки сугышта катнашучылар турында мәгълүмат табарга була. Электрон китаптан мәгълүмат табу өчен «Җирләү урынын эзләү» бүле-гендә аның исем-фамилиясен, вафат булган елын, зиратның исемен язарга кирәк. Шуннан соң портал аның кайда күмелүе турында мәгълүмат бирәчәк, җирләү урыны координатлары архивка кертелгән очракта, аны табу юлын күрсәтәчәк.

– Мондый проект Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм алар җирләнгән урыннар турындагы истәлекне сакларга ярдәм итәчәк, шул исәптән илебезнең төрле төбәкләрендә яшәүчеләргә эзләү эшен җиңеләйтәчәк. Безнең район да авыл Советлары һәм хәрби комиссариат белән берлектә сугыш елларында яки тыныч вакытта һәлак булган Бөек Ватан сугышы ветераннарының каберлекләрен әлеге проект базасына кертүдә катнашачак. Алда зур эш көтә, чөнки сугыш елларында Чишмә җиреннән 10 меңнән артык якташыбыз фронтка киткән, – дип сөйләде район хакимиятенең мәгълүмат-аналитика бүлеге начальнигы Надежда Емец.

Сайтка керү ирекле, бу кирәкле мәгълүматны өйдән чыкмыйча гына эзләп табу мөмкинлеге бирә.

Читайте нас: