Чишмэ
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Якташларыбыз турындагы хәтерне мәңгеләштерик

Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Бөек Ватан сугышында катнашкан якташлар истәлегенә куелган иске һәйкәлләрне төзекләндерү һәм яңаларын салу дәвам итә.

– Караякуп авылыннан сугышка 195 кеше киткән, 95е яу кырында ятып калган, – ди Караякуп авыл Советы хакимияте башлыгы Рәфис Карагулов. – Сугыш авылда яшәүче бар халыкка кагылган – һәркемнең фронтка киткән туганнары бар. Шулай булуга карамастан, безнең авылда әлегә кадәр һәйкәл юк иде. Шуңа күрә халык Урындагы башлангычларга ярдәм күрсәтү программасы (ППМИ) буенча Бөек Ватан сугышында катнашкан якташлар истәлегенә мемориал төзү тәкъдимен бер тавыштан хуплады. Изге эшкә акча җыю да авыр булмады. Хөрмәтле авылдашыбыз Ил Яхин бик зур эш башкарды – архив документларын эзләү нәтиҗәсендә ул фронтка киткән якташларыбызның исем-фамилияләрен ачыклый алды. Чөнки Караякупта туса, яшәсә дә башка торак пункттан сугышка алынган кешеләр булган. Киләчәктә караякуплылар аларның фамилияләре язылган гранит плитәләргә чәчәкләр сала алачак.

Әлеге вакытта Бөек Ватан сугышы елларында фронтка киткәннәр хөрмәтенә мемориал кую һәм территорияне төзекләндерү эшләре тәмамланып килә. Рәфис Зәки улы сүзләренә караганда, эшләрнең 90 проценты башкарылган. Объектка фронтовикларның башкорт телендә исемнәре язылган мемориаль плитәләр дә урнаштырылган. Күптән түгел язын чәчәкләр һәм чыршы утырту өчен кара туфрак китерелгән, тиздән асфальт җәя башлаячаклар.

Ар авылында яшәүчеләр дә яугирләр истәлегенә куелган иске мемориалны ППМИ программасы буенча төзекләндерергә карар иткәннәр. Стеланы, якташ солдатларның исемнәре һәм фамилияләре уеп язылган мемориаль стендны, стела куелган мәйданны һәм аңа таба сукмакны яңартканнар. Яңа коймалар һәм истәлекле саннар – сугыш башланган һәм тәмамланган еллар әзер инде. Яңартып төзелгән мемориал шушы көннәрдә ачылачак.

Тагын бер мемориал – тыл хезмәткәрләренә стела «Знание» комбинаты территориясендә куелачак.

Җиңүгә ирешү өчен күпме югалтулар кичерүебез турында онытмаска тиешбез. Әлеге мемориаллар сугышта катнашкан геройлар һәм аларның батырлыклары турындагы истәлекне сакларга, яшьләргә илебез тарихын тапшырырга һәм үз тормышлары бәрабәренә Ватаныбызга тынычлык бүләк иткән сугышчыларның исемнәрен мәңгеләштерергә тиеш.

Читайте нас: