Чишмэ
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Бәйрәм уңаеннан тәбрик иттеләр

10 октябрьдә Чишмә районы хакимияте башлыгы Ришат Мансуров һәм ветераннар советы рәисе Радик Әхмәдиев Бөек Ватан сугышында катнашкан тагын дүрт кешене якынлашып килүче Республика көне белән котладылар.

Аларның берсе, Ришат Акбәтов, тумышы белән Ырынбур шәһәреннән, ул 1942 елда яшь кенә көе дүртенче Украина фронтының 1374нче укчылар полкы составында сугышка китә. Авыр яраланып озак вакыт госпитальдә дәваланганнан соң, 1944 елның августында демобилизацияләнә. Ришат Ганиатулла улы II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Сугышчан казанышлары өчен» һәм «Германияне җиңгән өчен» медальләре белән бүләкләнә.

Ә Әкрам Абдулхаков II Белоруссия фронты составында аерым элемтә батальонында элемтәче була. 1944 елның маеннан 1945 елның маена кадәр хәрби хәрәкәтләрдә, Польшаны һәм Германияне азат итүдә катнаша. 1950 елда демобилизацияләнә һәм II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Германияне җиңгән өчен» медале белән бүләкләнә.

– Картәтием тумышы белән Сафардан, авыл мәктәбендә ике сыйныф белем алган. Ул җиде ел диярлек, 1951 елның июненә кадәр мотоукчылар полкында хезмәт иткән. Тормыш иптәше Фәрхисрур белән бер ул һәм бер кыз тәрбияләп үстергәннәр, кызганычка каршы, кызлары балачагында ук вафат булган, – дип сөйләде Шамил Бикбулатовның оныгы Илдар Якупов.

Ветеран армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң Ленин исемендәге колхозда тракторчы булып эшләгән.

Уразбахты авылында яшәүче, Бөек Ватан сугышында катнашкан Мәсгуть Шәймөхәммәтов күп балалы гаиләдә дүртенче бала булып дөньяга килә. Арслан урта мәктәбендә сигез сыйныф тәмамлагач, Эшче-крестьян Кызыл Армиясенә алына. 2002нче кече калибрлы зенит-артиллерия полкында зенит-пулемет взводы командиры булып хезмәт итә. Аның хәрби подразделениесе корал, азык-төлек, ягулык-майлау материаллары һәм хәрби кирәк-яраклар складларын, стратегик билгеләнештәге күперләрне, юлларны, елга аша чыгу урыннарын, аэродромнарны һәм портларны дошман авиациясе һөҗүменнән саклый.

Мәсгуть Абдулгани улы 4 ел армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң, Әдибә Усеева белән гаилә кора. Алар тормыш иптәше белән бергә ике кыз һәм бер ул тәрбияләп үстерәләр. Ул гомер буена Салават исемендәге колхозда учетчик, шофер, автомеханик һәм электромеханик булып эшли, слесарь һәм токарь эшләрен яхшы белә.

Ришат Әнис улы һәм Радик Рәшит улы сугышта катнашучыларга Башкортстан Республикасы Башлыгы исеменнән Бөек Җиңүнең 75 еллыгы хөрмәтенә көмеш тәңкәләр тапшырдылар һәм үткән Өлкәннәр көне белән дә котлап, озын гомер һәм ныклы сәламәтлк теләделәр.

Читайте нас: