Чишмэ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Республика көне уңаеннан – юбилей тәңкәләре

3 октябрьдә район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров һәм ветераннар советы рәисе Радик Әхмәдиев Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннарны һәм элекке концлагерь тоткынын күптән түгел узган Өлкәннәр көне һәм якынлашып килүче Республика көне белән котладылар.

Яңа Муса авылында яшәүче Фәрит Мөхәррәмов, улы Фәрәгатьнең сүзләренә караганда, кунакларны каршы алырга иртәдән үк әзерләнгән.

– Сезгә «Башкортстан Республикасы Башлыгы Р. Хәбиров исеменнән Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан көмеш тәңкә» тапшырам. Ныклы сәламәтлек, озын гомер телим, – диде Ришат Мансуров.

Фәрит Гали улы 46 ел «Заветы Ильича» колхозында механизатор булып эшләгән. Октябрь революциясе (1986) һәм Хезмәт Кызыл Байрак (1974) орденнары, медальләр белән бүләкләнгән, Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы күргәзмәләрендә катнашкан. «Безнең нәселдә озын гомерлеләр күп булды, картәни 105 яшькә кадәр яшәде. Аның яшенә җитәргә ниятлим», – диде 93 яшьлек Фәрит бабай.

Бәкәй авылыннан сугыш ветераны Солтан Хәйдәров йорт алдында мал-туар карап йөри иде. Районнан килгән делегацияне капка төбендә каршы алды һәм өенә чакырды. Аңа республика Башлыгы исеменнән бүләк тапшырып, җиңү өчен рәхмәт белдерделәр.

Ибраһим авылыннан Тимербулат Латыйпов сугышта десантчы булган. Яшь кенә көе фронтка киткән, Европаны фашизмнан азат итүдә катнашкан һәм Җиңүне Венгриядә каршы алган.

95 яшьлек Рәис Мостафин да тумышы белән Ибраһимнан, әлеге вакытта Первомайский авылында яши. Ул диңгез авиациясендә хезмәт иткән. Пенсиягә чыкканчы Ляхово училищесында машина йөртү буенча инструктор булып эшләгән.

– Котлавыгыз өчен сезгә дә, Радий Фәрит улына да рәхмәтлемен. Төбәк башлыгыбыз яшь, көч-куәте ташып тора. Арытаба да республика иминлеге өчен эшен дәвам итсен, – диде ул.

Урта Усман авылыннан сугышта катнашкан Минислам Гыймранов балалары белән бергә яши, әтиләре шәһәргә күченергә теләмәгәч, алар үзләре аның янына яшәргә кайткан. Ул 1948 елда сугыштан кайтканнан соң туган авылыннан беркая да китмичә колхозда эшләгән.

Балачакта концлагерь тоткыны булган Мария Суздаль Шөнгәккүлдә кызы белән бергә яши. Мария Васильевна күк йөзенең һәрвакыт тыныч булуын теләде. Ул 1943 елда Сталинградта немецлар кулына эләгә, чөнки Идел елгасының икенче ярына чыгып эвакуациягә эләгә алмый – фашистлар аяусыз бомбага тота. Ике ел да җиде ай концлагерьда була. Аңа ачлыкны да, фашистларның тоткыннарны газаплавын да күрергә туры килә. «Азат ителгәннән соң безне өйгә кайтарып җибәрделәр, туган шәһәребезгә кайткач, коточкыч күренешкә тап булдык, элекке шәһәр: йортлар да, урамнар да юк, тирә-юньдә таш өемнәре генә калган иде. Башка беркайчан да сугыш булмасын иде дип телим!» диде ул.

Читайте нас: