Чишмэ
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Ветераннар йортлары каршында үткән тантаналы марш

Бу атнада Чишмә районында ветераннар йортлары каршында парадлар үтте.

24 июньдә Мәскәүдә совет халкының Бөек Ватан сугышында җиңүенә 75 ел тулуга багышланган хәрби парад узды. Ә Башкортстанда, Рәсәйнең башка төбәкләрендәге кебек, Җиңү парадлары ветераннарның йортлары янында булды. Чишмә районында да «Ветераннар йорты янында парад» акциясе барышында ул өч торак пунктта үткәрелде.

Ветераннар алдында тантаналы марш белән Алкин-2 аерым гвардия инженерлар бригадасы хәрбиләре узды. Бу көнне ветераннарга район җитәкчелеге, Чишмә районының хәрби комиссариаты, ветераннар советы вәкилләре, хәрби часть командованиесе исеменнән ныклы сәламәтлек һәм озын гомер теләп котлаулар яңгырады.

Бөек Ватан сугышында катнашкан дүрт кешегә бүләкләр, шулай ук бушлай элемтә белән мобиль телефоннар тапшырылды.

Ветераннар советы рәисе Радик Әхмәдиев хәбәр итүенчә, озакламый Чишмә районында яшәүче барлык Бөек Ватан сугышында катнашучылар да лимитсыз тарифлы мобиль телефоннар алачак.

Беренче булып Чишмә поселогында яшәүче сугыш ветераны Ришат Акбәтовны котладылар. Ришат Ганиатулла улы аягын сындырганнан соң авырлык белән йөргәнгә күрә, Чишмә районы хакимияте башлыгы вазифасын башкаручы Ришат Мансуров аңа коляска да тапшырды.

Ришат Ганиатулла улы сугыш ветераннарына игътибар күрсәткәннәре өчен бик дулкынланып рәхмәт белдерде, ә менә «Ура!» сүзен Бөек Ватан сугышы ветераны, 75 ел элек 1945 елның маенда Германия капитуляциясе һәм сугыш тәмамлану турында игълан ителгәннән соң җиңүче солдатлар сафында басып торгандагы кебек, көр тавыш белән кычкырды.

Тимербулат Латыйпов белән Солтан Хәйдәровны Бәкәй авылында котладылар. Тимербулат Хәләф улы 355нче укчылар полкы һәм II Украина фронтының 351нче һава-десант полкы составында сугыша. Ул Польша, Австрия һәм Чехословакияне азат итүдә катнаша. Солтан Хәмәтгали улы дулкынланып, җиңү парадын партизан буларак Франциядә каршылавы турында сөйләде.

– Әлеге вакытта мин җәмгыятебезнең бу вакыйгалар турында хәтерләвенә һәм һәлак булганнарны онытмавына бик канәгатьмен. Яшь буын һәм бөтен халык безне Җиңү бәйрәме белән котлады, рәхмәт белдерделәр, һәм бу бик дулкынландыргыч, – дип тәэссоратлары белән уртаклашты Солтан Хәйдәров.

«Ветераннар йорты янында парад» акциясе Урта Усман авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Минислам Гыймрановның чыгышы белән тәмамланды. Әлеге тантаналы чарага алар зур гаилә белән җыелганнар.

– Мондый тантаналы көндә ветераннарыбыз өчен горурлык хисе тоябыз – алар районда бик аз калды. Безнең әти бик тәртипле, хезмәт сөючән кеше, өч эштә эшләде. Электрчы, моторчы, ындыр табагы мөдире дә булды. Дүрт бала тәрбияләп үстерделәр, 15 оныклары бар, – дип сөйләде ветеранның зур улы, Уфа шәһәренең Дим районы ветераннар советы әгъзасы, хәрби-диңгез флоты ветераны Марат Гыймранов.

Һәм, чыннан да, аларның барысы да Ватаныбызны фашист илбасарларыннан саклап калу өчен бик күп көч салган. Кадерле ветераннарыбызга озын гомер һәм бәхетле тормыш телибез. Без аларның батырлыкларын, Ватаныбыз, туганнары, якыннары һәм киләчәк буыннар хакына гомерләрен биргән кешеләрнең кыюлыгын онытмыйбыз.

Читайте нас: