Чишмэ
-3 °С
Кар
Барлык яңалыклар

Кызыл мәйданда үткән тантаналы марш

Җиңүнең 75 еллыгына

1945 елның 24 июнендә Җиңү парадында чишмәлеләр дә катнаша

Җиңү көненнән соң күп тә үтми – 1945 елда җиңүчеләр парадын үткәрү турында карар кабул ителә. Парадта катнашу өчен сугышта батырлык, кыюлык һәм хәрби осталык күрсәткән яугирләр сайлап алына.

Буй белән яшь тә исәпкә алына, сафка басучыларның буе 176 сантиметрдан ким булмаска, яше 30дан артмаска тиеш була.

Җиңүчеләр парадында безнең якташларыбыз – Иске Муса авылыннан Фәйзрахман Гаймалетдинов һәм Яңа Мусадан Янфур Бикташев та катнаша.

Фәйзрахман Гаймалетдинов 1925 елның 8 августында Иске Муса авылында туа. 1942 елда армиягә алына, 1943 елның 23 февралендә фронтка китә. Фәйзрахман 2нче һәм 3нче Украина фронтлары составында хәрби операцияләрдә катнаша, шуның өчен өченче дәрәҗә Дан ордены һәм «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә.

1953 елда Дәүләкән педагогия училищесын тәмамлый. Сафар һәм Иске Муса мәктәпләрендә физкультура укытучысы булып эшли. Укучылары һәм авылдашлары аны чибәр һәм ыспай гәүдәле кеше буларак истә калдырганнар. Ул күпьяклы сәләткә ия була, төрле викториналар оештыра, урындагы радиодан еш чыгыш ясый. 1967 елда Иске Муса мәктәбе укучылары һәм авыл халкы аның җитәкчелегендә демонстрациягә чыга һәм митинг үткәрә, бу авыл җирлегендә үткәрелгән тәүге шундый чара булгандыр, мөгаен. Плакатлар белән транспарантларны да укучылар үзләре ясый. Ул үз һәм күрше-күлән балаларын шахмат уйнарга өйрәтә. Аның элекке күршесе Рәүф Һадиев Фәйзрахман Нуриәхмәт улын киң күңелле кеше буларак хәтерли, ул аның хәтта балалар белән дә дустанә мөнәсәбәттә булуын, «Коммунизмга юл» колхозы рәисе һәм КПСС райкомы инструкторы булганда да туган авылы өчен күп эшләр башкаруын, гадәти булмаган карарлар кабул итүен, мәсәлән, колхоз идарәлегенең яңа бинасын авыл амбулаториясенә бирүен, моның өчен аңа якын-тирә авылларда яшәүчеләрнең рәхмәтле булуын искә ала.

1961 елда аны министрлыкка авыл хуҗалыгы продуктларын сатып алу буенча дәүләт инспекторы итеп эшкә чакыралар һәм ул гаиләсе белән Уфага күченә. 1967 елда Мәскәүдә Бөтенсоюз азык-төлек сәнәгате институтын тәмамлый.

Кызганычка каршы, җиңүчеләр парадында катнашучыларның икенчесе – Янфур Равил улы Бикташев турында мәгълүмат күп түгел. Аның 1916 елда тууы, 1937 елда Яңа Муса авылыннан сугышка алынуы билгеле. Янфур Бикташев Җиңү парадында катнашуга лаеклы кеше була – ул гвардия майоры, 1943 елда «Батырлык өчен» медале, 1944 елда Кызыл Йолдыз һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнә. Әйткәндәй, аның абыйсы да офицер-лейтенант була. Янфур Бикташев 1нче Белоруссия фронтының 28нче армиясенең өченче гвардия укчылар корпусы составында сугыша. Фотосына караганда, бик матур кеше була. Парадтан соң ул үз часте белән Көнчыгышка, Совет-япон сугышына җибәрелә һәм 5 сентябрьдә Япония капитуляциясеннән соң вафат була.

Парадта катнашучы өченче кеше дә бар – ул генерал-майор Сәгыйть Улямаев. Мин туганнарына шалтыраткач, алар бик шатландылар.

– Зинһар, аның турында языгыз әле, ул моңа лаек кеше, шунсы кызганыч, «Чишмә – якты чишмәләр төбәге» китабында да аның турында телгә алынмаган. Ә бит генераллар күп түгел.

Сәгыйть Улямаев 1919 елның 15 сентябрендә Түбән Тирмә авылында дөньяга килә, Калмаш авылының җидееллык мәктәбен, Уфа шәһәрендә педрабфак тәмамлый. Сеңлесе Тәлига Улямаева сүзләренә караганда, гаиләләрендә алты бала үсә, авыр, ачлык еллар башлана, һәм алар 1937 елда Урта Азиягә күченеп китәләр (сугыш башлангач гаилә кире туган якка кайта).

Сәгыйть анда ике ел укытучы булып эшли, ә 1939 елның декабрендә хәрби хезмәткә алына.

1940 елның февраленнән 1941 елның августына кадәр – ул Череповец пехота училищесы курсанты, 1941 елның августыннан ноябренә кадәр – укчылар ротасы командиры. Җиңү парадында капитан званиесендә, Кызыл Армиянең М. В. Фрунзе исемендәге хәрби академиясе тыңлаучысы буларак катнаша. Академияне тәмамлагач, аны Приморье хәрби округына җибәрәләр, анда ул командир урынбасары, дивизия штабы начальнигы була. Озак еллар Омск югары гомуми хәрби команда училищесы начальнигы булып эшли.

Тарихи белешмә

1945 елның 24 июнендәге хәрби парад – җиңү яулаган халык, совет полководецларының хәрби сәнгате, барлык Кораллы Көчләр, аларның хәрби рухы тантанасы. Анда 24 маршал, 249 генерал, 2536 офицер, 31 116 сержант һәм солдат катнаша.

Ул койма яңгыр астында 2 сәгать (122 минут) дәвам итә.

Кич сәгать 11дә зенитчылар һавага күтәргән 100 аэростаттан залп белән 20 мең ракета очырыла.

Читайте нас: