Чишмэ
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Чишмә районында Хәтер һәм кайгы көне

22 июнь – илебез өчен истәлекле дата, Хәтер һәм кайгы көне. Районның ветераннар советы, Тарих-крайны өйрәнү музее шул көнгә багышлап берничә чара әзерләде.

Музей директоры, районның ветераннар советы рәисе Радик Әхмәдиев 22 һәм 24 июньдә нинди чаралар үтүе турында сөйләде.

– 22 июньдә Чишмә поселогында 1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә куелган мемориалга веноклар һәм чәчәкләр салу тантанасы булачак. 24 июньдә «Ветеран йорты янында парад» акциясе барышында сугышта катнашучылар өчен парадлар үткәрергә планлаштырабыз. Алар өч торак пунктта үтәчәк. Беренчесе – поселокта, Ришат Акбәтов йорты каршында, аңа коляска да бүләк итәчәкбез, чөнки аягын сындырганнан соң йөрергә авыр. Икенче парад – Ибраһим авылында Солтан Хәйдәров һәм Тимербулат Латыйпов өчен, өченчесе – Яңа Усман авылында Минислам Гыймранов йорты каршында.

Алкин-2 хәрби частеның 12нче аерым гвардия инженерлар бригадасы хәрбиләре тантаналы марш белән узачак. Ветераннарны район җитәкчеләре, хәрби комиссариат һәм хәрби часть вәкилләре котлаячак, бүләкләр тапшырылачак.

Музейда Анатолий Романовның Хәтер һәм дан елына һәм 1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Радио: элекке көйләр» дигән шәхси күргәзмәсе әзерләнүен дә хәбәр итәсем килә. Аның онлайн-трансляциясе 24 июньдә булачак.

Читайте нас: