Мин аны бөтенләй хәтерләмим – ул фронтка киткәндә бер яшьлек кенә булганмын. Әнинең кулында беребездән-беребез бәләкәй өч бала калганбыз, иң зурыбызга 5 яшь булган.
1942 елның октябрь башында безнең йортка кара кәгазь килә, анда Муллагали Мирхәйдәровның Ищерская станицасы янында һәлак булуы һәм Туганнар каберлегендә җирләнүе турында хәбәр ителә.
Укыган һәм эшләгән елларымда һәрвакыт әтинең кабренә барып баш ияргә хыялландым. Кайда җирләнүен төгәл белү өчен шул якларга хат җибәрдем һәм бераз вакыттан «Җирләү урынын билгеләү турындагы үтенечегезне игътибарга алып, 1942 елның 30 сентябрендә һәлак булган рядовой М. М. Мирхәйдәровның Чечен Республикасы Наур районының Ищерская станицасының көньяк чигендә урнашкан Туганнар каберлегендә җирләнүе турында хәбәр итәбез», – дип язылган җавап алдым.
Миңа бу урынга бару өчен кирәкле координатлар җибәрелде. Сәфәремне кичектерә алмадым, шунда ук юлга чыктым. Барып җиткәч мине станция начальнигы каршы алды һәм Туганнар каберлегенә озатып куйды. Ир-егетләр еламый, диләр, әмма кабер плитәсен күргәч һәм кулларым белән аңа кагылгач, күз яшьләрем бәреп чыкты. Әти белән күрешкән кебек булдым. Бу хәл узган гасырның 80нче елларында булды. Соңгы тапкыр мин анда 2011 елда бардым.
Кызганычка каршы, әтинең истәлеккә бер фотосы да калмаган, бары тик Туганнар каберлегендә, аның фамилиясе уеп язылган мемориал янында төшкән фотосурәт кенә бар...
Хәмбәл Мирхәйдәров, хезмәт ветераны