Чишмэ
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Сугыш кабатланмасын

Хәтер

Мин 88 яшьлек хезмәт ветераны. Сезгә үзем кичергәннәрне язып җибәрергә булдым.

Әтием Гаймалетдин өч улын да сугышның беренче көненнән үк фронтка озаткан. Олы абыем танкист, танкы өстенә бомба төшеп һәлак була. Аның турында «Батырларча һәлак булды» дип язылган кара кәгазь килде. Икенче абыем Курск дугасы янында барган каты алышларда катнаша, сугыш бетәр алдыннан бик нык яралана, контузия ала. Барнаул госпиталендә алты ел ятып дәваланып чыга.

Рәшит абыем Каспий диңгезе утравында җиде ел хезмәт итте.

Без, авыл балалары, сугыш чорында кушкан һәр җирдә тырышып эшләдек. Игеннәр өлгергәч, сугышка бармый калган ирләр урак белән, зуррак малайлар чалгы тотып урырга төштеләр. Ә без төшеп калган башакларны чиләккә җыеп йөрдек, коелган борчакны да берәмләп чүпләдек. Иген арасында үскән кара солы, билчәнне йолкабыз. Ах, аның чәнчүләре! Кулларыбыз песи тырнаган кебек кутырлап бетте. Карышу, йоклап яту юк.

Авылга кара кәгазьләр, хатлар килә башлады. Аларны укып, җавап язып бирәбез. Хәлләрен җиңеләйтергә тырышабыз. Әниләр Шөнгәккүлдән иген ташыйлар, җәяүләп күтәреп кайталар.

Ачлык башланды. Басудан черек бәрәңге, урманнан ашка салырлык балтырган, кузгалак эзлибез. Бәләкәй балалар чирли, әниләре дә ач, имезергә сөтләре юк.

Һәркем үгезен, сыерын җигеп эшләргә тырыша. Малларга да азык юк. Өй, абзар башын каплаган, бик нык искермәгән саламнарны ашата башладылар. Көзге, кышкы киемнәр кирәк, ә алырга акча юк. Аякка чабата киябез, биегрәк булсын өчен аңа тактадан күтәртмә ясыйбыз.

Ул заманнарда бик нык авыр булса да, кешеләр бердәм булдылар. Әзне дә бүлешеп ашадылар, бер-берсен юатырга тырыштылар. Халык дошманны җиңү өчен бар көчен салды.

Аллага шөкер, авырлыклар артта калды. Ләкин, язга аяк басу белән хатирәләр яңара, йөрәкне кысып үткәннәр искә төшә. Сугыш кабатланмасын. Кешеләр бердәм, дус булып яшәсеннәр. Балаларга, оныкларга безнең баштан кичкәннәрне күрергә язмасын. Илләр, көннәр тыныч булсын, булганның кадерен белеп яшик.

Кифая Монзарова, Сафар авылы

Читайте нас: