Чишмэ
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Тимербулат Латыйпов: Сугышта катнашкан өчен бүләкләделәр

Район кешеләре

Ибраһим авылыннан Бөек Ватан сугышында катнашкан Тимербулат Латыйпов Бөек Җиңү көнен балалары һәм оныклары белән каршылый.

Ул 1925 елның 1 августында Ибраһим авылында туа. Сугыш башланганда 16 яшьлек егет колхозда эшли. Ә 1942 елда Тимербулатны һәм аның авылдашы Әхсән Хафизовны армиягә алалар. 1943 елның 23 февралендә алар фронтка китә. Һава полкында хезмәт итәләр, Австрияне, Чехословакияне, Румынияне һәм Венгрияне азат итүдә катнашалар. Немец командованиесе булган бөтен көчен совет гаскәрләренең юлына киртә итеп куя. Әмма безнең гаскәрләр, аяусыз каршылыкны җиңеп, дошманга бер-бер артлы һөҗүм ясый. Тимербулат Латыйпов «Венаны азат иткән өчен» медале, сугышта күрсәткән кыюлыгы өчен «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә. Әлеге медаль Ватанны саклаганда һәм хәрби бурычны үтәгәндә күрсәткән шәхси батырлык һәм тәвәккәллек өчен бирелә, ул – СССР бүләкләү системасында иң югары медаль.

Ветеран сугыш турында сөйләргә яратмый.

Улы: «Сиңа бу медальне ни өчен бирделәр?» дип сорагач, аңа туры карап «Сугышта катнашкан өчен. Хәзерге буын мондый сугышларны күрмәсен!», дип өздереп җавап бирде Тимербулат Хәләф улы.

«Халык хәтере» сайтында якташыбызның батырлыгы турында мәгълүматлар бар: «...45нче елның 22 апрелендә сәгать 5тә оборонаны бәреп кергән СС фрицын юк иткән (Өченче рейхның концентрацион лагерьларын саклау өчен җавап биргән СС бүлекчәсе), автоматтан ут ачып һәм граната ыргытып фрицларны шартлаткан».

Аның дусты һәм авылдашы Әхсән Хафизов Венгриядә яраланган һәм госпитальдә ятканнан соң өйгә кайтарып җибәрелгән.

Ә Тимербулат Латыйпов сугыштан соң да демобилизацияләнә алмый, 1947 елга кадәр Украинада бандеровчылар белән сугыша.

Туган авылына кайтканнан соң ул авыл Советы рәисе һәм салым агенты булып эшли. Хатыны белән биш бала тәрбияләп үстерә.

Читайте нас: