Чишмэ
-4 °С
Кар
Барлык яңалыклар

Алар тарихта да, халык хәтерендә дә җиңүчеләр булып калачак

Архивтагы язмалар

Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан без район гәзитенең архивтагы саннарына күз салдык.

Һәм ул вакыйгалар шаһитләре булган кешеләрнең, якташларыбызның хатирәләре аша тарихка, Бөек Ватан сугышы чорына күз салдык.

Шуларның берничәсен сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.

Днепрда герой булган

1965 елда илебез Җиңүнең егерме еллыгын билгеләп үтә. Юбилей алдыннан Ибраһим сигезьеллык мәктәбенә Советлар Союзы Герое Абдулла Гыйззәтуллин исеме бирелә, ә аның гаиләсе яшәгән Урал урамы Абдулла Гыйзәтуллин урамы дип атала башлый. Ул вакытта «Ленин юлыннан» дип аталган район гәзитенең 54нче санында А. Сиваченко аның батырлыгын сурәтли:

Өлкән сержант Абдулла Гыйззәтуллинның атлы отряды өч тәүлек инде дошман тылында була. Иртә таңнан алар көчле артиллерия уты астында Днепр аша йөзеп чыкканда атлы сугышчылар дошман частьларының урнашкан урыннарын, аларның кораллануын, оборона системасын, тыл частьларының үзара тәэсир итеүен җентекләп тикшерә. Барлык мәгълүматлар Башкорт кавалерия дивизиясе штабына хәбәр ителә. Хәрби заданиенең беренче өлеше үтәлә. Уң як ярдагы плацдармны кулга төшерергә кирәк була.

Арытаба хәбәрче атлы сугышчыларның дошманнар окопларына сиздермичә якынаюын, аларны уртаып алуын тасвирлый. Һәр яугиргә бурыч куела, һәркем кайсы объекты юк итәргә кирәклеген белә, ә иң тәҗрибәлеләргә һәм тапкырларга немец танкларын шартлатырга кушыла. Отряд кинәт дошманның өстенлек итүче көчләренә һөҗүм итә. Уяулыган югалткан немецлар совет гаскәрләре Днепр аша йөзеп чыга башладылар дип уйлап ут ача. Ярты сәгатьтән алыш тәмамлана. Биш танк, 50гә якын ут ноктасы, берничә йөз фашист илбасары юк ителә. Кыю солдатлар каршы килүче дошманнарны юк иткән арада, безнең яктан Башкорт кавалерия дивизиясе подразделениеләре елга аша чыга башлыйлар. Әлеге кыю операция өчен Абдулла Гобәйдулла улына Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Батыр якташыбыз бу сугышта авыр яралана. Савыкканнан соң ул офицерлар әзерләү курсын тәмамлый һәм фашистлар белән алышларда бик күп батырлыклар күрсәтә. Тик һәрвакыт хыялында йөреткән Җиңү көненә кадәр яши алмый: бу көнгә берничә атна кала, 45нче елның мартында һәлак була.

Сапер истәлекләре

Гәзитнең шул ук санында Кузьминка авылыннан И. Костеренко да саперның фронт тормышы турындагы истәлекләре белән уртаклаша. 1945 елның гыйнвар башында безнең гас-кәрләр дошман чигенә (элеккеге Көнчыгыш Пруссия) якынлаша. Немецлар анда һичкем ала алмаслык булып тоелган ныгытмалар төзи, безнең гаскәрләр хәтта көчле хәзерлектән соң да окопларның беренче линиясен генә кулга төшерә ала. Саперларга миналы басулар һәм тимерчыбык коймалар аша үтү юлы эшләү бурычы куела. Тәүге минага һәм миналарны тоташтыручы тимерчыбыкка тап булганчы үз алдыңдагы һәр сантиметрны капшап чыгарга кирәк була. Саксызлык аркасында тимерчыбыкка кагылсаң, һәлак булуың ихтимал. Егерме градуслы салкыннар була, киеренкелек шулкадәр зур була ки, саперлар эссе мунчадагы кебек тирләп чыга. Һәм менә алар юлларны миналардан арындыралар, сиздермичә генә киртәләр янына килеп җитеп, алар астына мина куялар. Костеренко иптәшләренә бу тирәдән тизрәк китегез – хәзер шартлаячак, дип аңлатып кул болгый. Ул бикфорд шнурына ут төртә дә алар артыннан китә. Әмма шнур нибары 180 секундта янып бетә – бу вакыт эчендә еракка шуышып китеп буламыни! Бик ашыгырга да ярамый – сизеп калулары ихтимал, фриц ракеталар белән нейтраль полосаны юкка гына вакыт-вакыт яктыртып тормый бит.

Киртәләр өзелгәннән соң, дошман котырынып һөҗүм итә башлый. Костеренко җиргә сыенып ята – исән калсам иде дип дога гына кылырга кала. Маскировкалы халатта булсаң да, селкенергә ярамый – дошман окоплары янәшәдә генә бит. Мәңгелек кебек тоелган бу минутларда, ут астында ятканда, үлем аны читләтеп уза – янына бер-бер артлы өч мина төшсә дә, бәхетенә күрә, берсе дә шартламый. Әллә очраклы хәл, әллә әҗәле җитмәгән, бу юлы да пуля читләп оча һәм мина ярчыклары эләкми. Кузьменко бу операция өчен өченче дәрәҗә Дан ордены белән, аннан соң Кенигсберг янындагы алышларда батырлык күрсәткәне өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Сугыштан соң туган авылына кайта һәм фермада терлекче булып эшли.

Үз-үзен аямый сугыша

Икенче якташыбыз – Әхияр Байназаров сугышка кадәр «Смычка» совхозында кибет мөдире булып эшли. Коммунист, взводның парторгы була.

1944 елның 7 гыйнварында аның ротасы Дыманово торак пунктына һөҗүм итә, өстәвенә, ул вакытта полк командирының политчасть буенча урынбасары вазифасында хезмәт иткән подполковник А. Бачурин ассызыклавынча, Әхияр, немецларга гранаталар ташлап, беренче булып дошман траншеяларына бәреп керә. Аннары рота Витебск – Орша шоссе юлына чыга һәм һөҗүмне дәвам итә. Взвод командиры да сафтан чыга – Байназаровка җитәкчелекне үз кулына алырга туры килә. Тиздән аның да аягы яралана, әмма командирга үз сугышчыларын калдырып китәргә ярамый, дип саный. Һәм ул, яралануына карамастан, барысы белән беррәттән сугышуын дәвам итә.

Әхияр Байназаров шул алышта һәлак була. Туган ил аны Ватан сугышы ордены белән бүләкләп, аның батырлыгын югары бәяли. Мондый солдатлар турында шагыйрь Михаил Исаковның шигырь юллары да бар:

Ул синең өчен дә, минем өчен дә булдыра алганның барысын да эшләде:

Үз-үзен аямыйча Ватанны саклады.

Үзең һәлак булсаң да, иптәшеңне коткар!

Петр Иванов сугыштан соң Чишмә подстанциясендә электромонтер булып эшли. Аның сугыш елларында разведкага документсыз, солдат медальонын һәм куен дәфтәрсез йөрүче кыю разведчик булуын бик азлар гына белә. Ул фронтта алган Дан ордены, Ватан сугышы ордены һәм ике сугышчан медален дә үзе белән алмый. Үзе белән пычак, пистолет, автомат һәм граната гына ала.

Белоруссиядә разведчикларга дошман оборонасы линиясенә мөмкин кадәр якынрак килү, яшеренеп окоп казу һәм төп көчләр килгәнчегә кадәр алган позицияләрне кулдан ычкындырмау бурычы куела. За-даниенең беренче өлешен төн караңгылыгыннан файдаланып уңышлы үти. Таң ата. Шунда Петр алмагач астында ятуларын, баш очларында гына хуш исле алма асылынып торуын күрә һәм аны өзеп ашарга уйлый, чөнки тәүлек буе авызына бер тәгам ризык капканы юк. Аны өзеп кенә алыйм дигәндә немец снайперы атып алманы челпәрәмә китерә. Аннан соң нәрсәдер күкрәгенә китереп бәрә. Җирдән тузан күтәрелә. Петр күзләренә тулган туфракны сөртеп гимнастеркасына күз салса, күкрәк кесәсе тишелгән. Кесәдән документлары белән бәләкәй генә пуля тартып чыгара. Ул окоп алдындагы туфрак өемен тишеп чыккан, аннары көче җитмәгән, күрәсең. Менә шулай итеп бу юлы Петрны үлем урап уза. Арытаба аның фронт биографиясендә бик күп вакыйгалар була: ике тапкыр яралана һәм ике тапкыр контузия ала. Тик барыннан да бигрәк, бер-берсенә авыр хәлдә ярдәм итү, разведчикларның хәтта һәлак булган иптәшләрен дә калдырып китмәве истә калган. Бервакыт алар артиллеристларның немецларга ут ачуын үтенеп, һәлак булган иптәшләрен алып кайту өчен чәнечкеле тимерчыбыклы киртә янына өч тапкыр баралар. Ахыр чиктә алып чыгалар. Көпә-көндез. Немецларның борын төбеннән.

Ә Кенигсберг янында ул өч иптәше белән чолганышта кала. Кулбашы һәм аягы җәрәхәтләнә. Яннарындагы разведчик та каты яралана. Бәхеткә, икесе җиңелчә генә яралы була. Ул, төркемдә өлкән кеше буларак, аларга ярдәм сорап барырга куша, ә үзе авыр яраланган иптәше янында кала. Төнлә, ярым аңсыз хәлдә сугышчан дусты Онищенконың әкрен генә дәшүен ишетеп ярдәм килүен аңлый. Тик янындагы иптәше генә күзләрен мәңгелеккә йомган була.

Сугыштан соң чирәм җирләрне үзләштерә

Тракторчы Павел Сморж, сугыш башланганда бик яшь булу сәбәпле, фронтка соңрак китә. Тракторда эшли, арытаба сугышка киткән ир-атларны алмаштыра. Озакламый аны да фронтка алалар. Мәскәү, Ленинград янындагы сугышларда катнаша, «Петр» биеклекләрен саклый. Биредә алышлар аеруча кискен бара. Ул вакытта армия гәзитендә Павелның рәсеме белән мәкалә бастырыла. «Разведчик Павел Тихонович Сморж бер елдан артык алгы сызыкта тора. Алар 47 ут ноктасын табып юк итә», – дип кыскача тасвирлый хәрби хәбәрче якташыбызның батырлыгын. Моның өчен ул Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Әмма бүләк бүләк белән, ә фронттагы бер очрашу барыннан да ныграк аның хәтерендә кала. Бервакыт алар марш-бросоктан соң җимерелгән землянка табып, хәл җыярга утыралар. Шулвакыт икенче полк солдатлары килеп туктый. Олы яшьләрдәге солдатларың берсенең, туганы Павел Иванович Колосовның: «Сезнең частьта Павел Сморж юкмы, ул кайдадыр биредә булырга тиеш?», – дип соравын ишеткәч, үз колакларына ышанмый. Алар рәхәтләнеп сөйләшәләр, ә берничә сәгатьтән янәдән сугышка китәләр. Фронтта менә шундый хәлләр дә булган.

Сугыштан соң Павел Тихонович туган колхозына кайта. Смена заданиеләрен үтәп һәм арттырып үтәп, тракторчы булып эшли. «Чирәм җирләрне үзләштергәне өчен» медале белән бүләкләнә.

Дәвамы бар

Читайте нас: