Чишмэ
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Яу кырыннан – музейга: пуля тишкән каска, тутыккан автомат

Эзтабарлар эше

Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә Башкортстан Республикасы территориясендә оештырылган атаклы 214нче укчылар дивизиясе сугышчылары турында тагын бер кат искә төшереп үтәргә һәм укытучы Сания Вәлиәхмәтованың укучылары белән берлектә алып барган эзләнү эше турында сөйләргә кирәктер.

64нче армия составындагы 214нче дивизия фронт юлын Сталинградтан башлый һәм 1945 елның 12 маенда Чехословакиянең Либерец шәһәренә кадәр барып җитә. Дивизиядән 11 кеше Советлар Союзы Герое исеменә лаек була.

– Сыйныф җитәкчесе буларак, мин балаларга ватанпәрвәрлек тәрбиясе бирүгә, укучылар өчен Батырлык дәресләре, ветераннар белән очрашулар оештыруга зур игътибар бирергә тырыштым. 1982 елда әлеге укчылар дивизиясе оешуга 40 ел тулу сәбәпле, без аның составында сугышкан ветераннарны чакырдык. Аларның берсе совет язучысы Елена Ильинаның «Дүртенче биеклек» повестеның чынбарлык тормыштагы персонажы Гуля Королеваны якыннан белүе, аның белән бер дивизиядә булуы турында сөйләде, – дип искә ала Сания Кәрам кызы.

Чишмә поселогындагы өченче мәктәпнең (хәзер – гимназия) ул вакыттагы директоры Фигнер Солтанов та (Сания Кәрам кызы әлеге мәктәптә 30 ел эшләгән) дивизия турында мәгълүматлар эзләү идеясен хуплый.

Исегезгә төшерәбез, республикада барлыгы өч полк формалаша, икесе – Чишмә районында: Сафар авылында 780нче һәм Чишмә авылында 776нчы укчылар полкы урнаша. Эзтабарлар төркеме әлеге ике полк турында мәгълүмат җыюга зур игътибар бирә.

– Без укучылар белән эшне әлеге дивизия составында булган ветераннарның адресын эзләүдән башладык. Башта Чишмә районы ветераннары белән очраштык. Уфага, 214нче дивизиянең ветераннар советына мәгълүмат сорап мөрәҗәгать иттек. Безне даими рәвештә Офицерлар йортына ветераннар белән очрашуларга чакырдылар, – дип искә ала эзтабар.

Чишмә эзтабарлары ветераннарның сөйләгәннәрен, хатирәләрен, сугышта булган төрле вакыйгалар турында язып ала. Өченче мәктәпнең музее акрынлап тулылана. Ветераннар белән очрашулар 1982 елдан 2003 елга кадәр дәвам итә, әлеге очрашуларның фотосурәтләре район музеенда саклана. Эзтабарлар төркеме пуля тишкән каска, тутыгып беткән автомат, чәнечкеле тимерчыбык кисәге һәм башка бик күп артефактлар алып кайта. Чишмә поселогының 3нче мәктәбендә (хәзер – гимназия) 214нче укчылар дивизиясенә багышланган мәктәп музее 1985 елда ачыла. Ачылу тантанасына бик күп кунаклар, шул исәптән Уфадан ветераннар да чакырыла.

– Без дивизия сугышкан урыннарда булырга тырыштык. Ике тапкыр Сталинградка бардык. Командирлары һәлак булганнан соң Гуля Королева сугышчыларны һөҗүмгә алып киткән һәм батырларча һәлак булган Паньшино авылы янындагы 56,8нче калкулыкта булдык. Аның каберен күрдек. Шулай ук Кременчуг шәһәрендә ветераннар белән очрашу да булды. Белоруссиягә бардык, Брест ныгытмасында булдык, – дип дәвам итте Сания Кәрам кызы. – Барлык сәфәрләргә дә үзебез белән «Дүртенче биеклек» китабын алдык, ветераннар китапка үзләренең автографларын куйдылар, анда 40лап имза санарга мөмкин.

Алар еш кына дивизия командиры Николай Бирюковның үзе язган «Утлы чикләрдә» китабына мөрәҗәгать иткәннәр. «Китапта сугышчыларның чын исем-фамилияләре белән дивизиянең бөтен хәрби юлы язылган. Китапны укыганда ветераннар янына барганда очрашкан, анда тасвирланган кешенең образын күз алдына китерәсең. Укучылар өчен мондый очрашулар бик әһәмиятле булды, алар ветераннарны геройларга тиңләп каршыладылар», – дип билгеләп үтте Сания Кәрам кызы.

Читайте нас: