Минем әткәем, Юлдашбаев Шакирҗан Шәйхелислам улы, 1908 елда Чишмә районының Яңа Усман авылында туган.
1934 елда әнкәем Суфия белән өйләнешеп безгә, өч кызларына, гомер биргәннәр, икесе дә колхозда эшләгәннәр. Әткәй колхоз бригадиры, тракторчылар бригадасы бригадиры булган. Бик җитез, уңган кеше иде, дип искә алалар.
1941 елда хәрби комиссариаттан өч тапкыр чакыру килде, әткәй өченче китүендә кире кайтмады. Авдон авылында дүрт ай сугышка өйрәнделәр. Әнкәй яше дә тулмаган сеңлемне калдырып печән, салам төяп Авдонга 17 мәртәбә бардым, дип сөйли иде. Бер баруында мине дә алып барды. Йөк башында әнкәй белән 50 чакрым ераклыктагы Авдон авылына юлга чыктык. Икенче атта күршебез Насих абый бара (ул да сугышка китте, тик әйләнеп кайтмады). Ике-өч километр үтүгә йөк кырынайды, мин карга очтым, борыннан кан китте. Кичкә генә барып җитеп, йөкне бушатып фатирга кердек. Тезелешеп килгән солдатларны күреп урамга чыктык. Шулвакыт әткәем килеп мине кулына алып үпте дә кире йөгерде. Бер минутка сораган, соңрак биш минутка сорап килде. Кич солдатлар урнашкан урынга бардык. Иртәгәсен кайтыр юлга чыктык, мине толыпка урап чанага утырттылар. Юлда атның дугасы төшеп калды, ат чаба, әнкәй аның артыннан йөгерә, мин кузгала да алмыйм. Бәхеткә, бер солдат абый атны туктатып җигеп бирде, исән-сау кайтып җиттек.
...Апрель ае. Әткәйләрнең иртән китәчәге турында хәбәр алдык. Әнкәй эштән кайткач пешеренеп төнлә җиде чакрым ераклыкта урнашкан Шөнгәккүлгә киттек. Мине иптәшкә алды. Төне буе вокзалда утырдык. Көндез уникедә станциягә состав килеп туктады. Солдатлар, алар белән әткәй дә төште. Әткәй атын, кылычын күрсәтте.
Состав кич тугызда гына кузгалып китте. Бу әткәйне соңгы тапкыр күрүем булды.
Әнкәй 29 яшендә өч кыз бала белән ярдәмчесез, яклаучысыз ялгыз калды. Кайда авыр эш, анда ул. Колхозда җиде ел печән чапты, күтәреп орлык ташыды, җир казыды. Без дә бәләкәйдән әнкәй янында эшләдек, утавын да утадык, урманга чана белән утынга йөредек, тирес суктык, мал асрадык. Әнкәйнең тырышлыгы аркасында урта белем алдык, өчебез дә хезмәт ветераны.
Беренче сыйныфта укыганда әткәйгә хатлар яза башладым. 1942 елда хат килүе тукталды. Авыл Советына хәбәрсез югалуы турында хәбәр килде. Соңрак тагын хатлары килә башлады. Әткәй җиңелчә яралануы, медаль алуы турында язды. 1943 елда әткәйдән хатлар килү тукталды. 1944 елның җәендә әнкәй эштә чакта безгә бер абый килде. Әткәйнең фотосын сорап алды. Мине урындыкка күтәреп бастырды да, күкрәгенә кысып сөйде, аннары чыгып китте. Сентябрь аенда бу абый кабат килде. Әткәйнең Сталинград өчен барган сугышта каты яралануы, якында ярдәм булмавы, туктаусыз каны агып өч сәгать кукуруз саламы өстендә ятуы турында сөйләде. Әткәй «Исән кайтсаң барып минем балаларымны кысып сөй. Хатыным, балаларым, якты дөньям кала», дип күзләрен мәңгелеккә йомган. Ул Будерлиновка авылында әткәйне җирләгәндә яраланып кайткан. Безгә аның канлы фотоларын, хәрби билетының тышын һәм медаль документын тапшырды. Ул Дәүләкән районының Мерәс авылында колхозда бухгалтер булып эшләгән. Фамилиясен, исемен белмим. Документлары әллә штабка барып җитмәгән, әллә канлы булгач танырлык булмаган.
Бүгенге көндә әткәй хәбәрсез югалганнар исемлегендә.
Фәнилә Фәйзуллина