Чишмэ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Файдалы эшләр елы
27 октябрь 2023, 15:10

Чишмәдә «Чиста яр буйлары» акциясе үтте

«Ышаныч» яшьләр үзәге, «Яшь гвардия»нең урындагы бүлеге волонтерлары М. Шәйморатов исемендәге волонтерлар штабы ирекмәннәре белән берлектә поселокның Карамалы елгасы буенда «Чиста яр буйлары» дигән чара үткәрделәр.

Чишмәдә «Чиста яр буйлары» акциясе үтте
Чишмәдә «Чиста яр буйлары» акциясе үтте

Иң еш очрый торган чүп-чар аракы һәм сыра шешәләре. Шимбә көнне акциядә катнашучылар шуңа игътибар иттеләр.

«Ышаныч» яшьләр үзәге, «Яшь гвардия»нең урындагы бүлеге волонтерлары М. Шәйморатов исемендәге волонтерлар штабы ирекмәннәре белән берлектә поселокның Карамалы елгасы буенда «Чиста яр буйлары» дигән чара үткәрделәр. Районның битараф булмаган активистлары кулларына перчаткалар киеп һәм капчыклар тотып, эшкә керештеләр. Иң күбе аракы һәм сыра шешәләре, буш тәмәке каплары, хәтта ташланган киемнәр дә табылды.

Экология акцияләре безнең эшчәнлекнең бер юнәлеше һәм без аларны район халкының игътибарын бу проблемага җәлеп итү, яшь буында тирә-як мохиткә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү өчен үткәрәбез, чөнки поселокта чиста һәм матур булса, үзебезгә дә рәхәт бит. Табигатьне саклагыз! дип киңәш итте «Яшь гвардия»нең урындагы бүлеге активисты Диана Бәширова.

Акция барышында барлыгы 1000 литрдан артык чүп-чар җыелды. Калдыкларны алып китүне Чишмә поссоветы шәһәр биләмәсе оештырды.

Эльза Шәймөхәммәтова, волонтер

Чишмәдә «Чиста яр буйлары» акциясе үтте
Чишмәдә «Чиста яр буйлары» акциясе үтте
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: