Чишмэ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Файдалы эшләр елы
22 сентябрь 2023, 14:33

Краннардан чишмә суы ага

Караякуп авылында Урындагы башлангычларга ярдәм күрсәтү программасы буенча яңа суүткәргеч сузылган. Хәзер һәр йортта краннан чишмә суы ага.

Краннардан чишмә суы ага
Краннардан чишмә суы ага

Авылда торак-коммуналь челтәрләр үткән гасырның 80нче елларында ук салынган булган. Торбалар еш тишелү сәбәпле проблема барлыкка килгәч, суүткәргечне алыштырырга карар иткәннәр.

Проект республика дәрәҗәсендә лаеклы тәкъдим ителгән. Республика һәм район бюджетларыннан бүленгән финанс ярдәм, малтабарлар булышлыгы һәм, әлбәттә, авыл халкы җыйган акча исәбенә күптән көтелгән эшләрне кыска срокларда тормышка ашыру мөмкинлеге барлыкка килгән.

«Караякуп авылында суүткәргеч челтәрләрне капиталь ремонтлау» проектының гомуми бәясе – 1 548 000 сум, шулардан 1 196 000 сумы рес-публика бюджетыннан субсидияләнгән, Караякуп авыл Советыннан 160 000 сум бирелгән, халыктан 96 000 сум акча җыелган, иганәчеләр ярдәме дә шул ук кадәр тәшкил итә.

Биләмә башлыгы Рәфис Карагулов билгеләп үтүенчә, подрядчылар җаваплы эшне намус белән башкаралар. Ленин урамында 1400 метр озынлыктагы полиэтилен торба сузылган, торбалар салынган урында төзекләндерү эшләре бара.

– Саркып, агып яткан урыннар юк, су басымы әйбәт. Күршеләр белән коеларга салу өчен тимер-бетон боҗралар сатып алу өчен акча җыйдык. Хәзер су белән проблема юк, – диде күп балалы гаилә башлыгы Алик Локманов.

Аның күршесе Алик Тимерҗанов 2007 елда картәтисеннән калган участокта яңа йорт төзеп, гаиләсе белән күченгән.

– Балачагым һәм барлык каникулларым шушы авылда үтте, җәй көне балыкка йөри идек. Каядыр күченү турында сүз чыккач, уйлап та тормыйча Караякупны сайладык. Җәй коры килгән елларда ял көннәрендә һәм бәйрәмнәрдә барысы да авылга кайткач, су җитми иде. Икенче көнгә су хәстәрләү өчен хәтта төнлә торып су ташырга туры килгән чаклар булды. Хәзер су җитә, моңа бик шатбыз, – диде ул.

Рәфис Карагулов, үз чиратында, авыл Советы киләчәктә дә халыкка лаеклы тормыш тәэмин итү өчен төрле программаларда катнашырга ниятли, дип хәбәр итте.

Краннардан чишмә суы ага
Краннардан чишмә суы ага
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: