Чишмэ
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Файдалы эшләр елы
22 сентябрь 2023, 14:34

Актив әбиләр һәм бабайлар булып калу

Спорт-сәламәтләндерү комплексында өлкән яшьтәгеләр өчен «Сәламәтлек клубы» проекты үз эшен дәвам итә.

Актив әбиләр һәм бабайлар булып калу
Актив әбиләр һәм бабайлар булып калу

Хәзер бу программа буенча икенче төркем шөгыльләнә. Исегезгә төшерәбез, алар җәмгысе 11 булачак. Әлеге проектка карашлары турында пенсионерларның үзләреннән сораштык.

–  Безнең район гәзитендә даими рәвештә «Башкортстанда озын гомерлелек» программасын тормышка ашыру турындагы чаралар яктыртыла, мин дә анда катнаштым – ике тапкыр республикабызның матур урыннарына барып кайттым. Яңа проектның да үсеш алуын күрергә теләдем; шуңа күрә, бу турыда ишетү белән язылдым. Әлеге программалар безгә, пенсионерларга, бик кирәк. Өйдән чыккан юк, кайвакыт кая да булса барасы килә, тик кем белән? Ә биредә яңа танышлар табыла, – ди авылдан килгән 66 яшьлек Рәмзия Якупова. 

Ә 69 яшьлек Римма Мөслимованы сәламәтлек клубына кызы яздырган.

– Бер тапкыр да «Чишмә» спорт-сәламәтләндерү комплексында булганым юк иде. Шәхси йортта яшибез, бакчабыз зур – эш җитәрлек, әмма бассейнда йөзәсе, тренер белән шөгыльләнәсе килде, – дип билгеләп үтте ул.

Эльза Байбурина – кыш көннәрендә скандинавия йөреше белән шөгыльләнүчеләрнең берсе. 

– Проектны ачу бу кадәр тантаналы булыр, дип көтмәгән идем. Барыгызга да актив яшәргә телим, өйдә утырырга өлгерербез әле, – ди ул.

– Пульт тотып, сәгатьләр буе телевизор карап яту минем өчен түгел. Әлеге клуб турында дуслар сөйләде. Сәламәтлегемне арттыру һәм күңелле компаниядә вакыт үткәрү өчен язылдым, – дип әңгәмәгә кушылды 67 яшьлек Фәнис Фәттахов.

Рәшит Нәҗмиевка 73 яшь. Сәламәтлек клубына үзе кебек актив һәм тормыш сөючән яшьтәшләре белән аралашу өчен язылган. Элек бассейнга йөрегән һәм ярышларда катнашкан, әмма авырулары аркасында барысын да вакытлыча туктатып торырга туры килгән.

– Өйдә кулдан килгәнчә эшлисең. Ә монда үзең теләгәнчә физик күнегүләр белән шөгыльләнәсең һәм ял итәсең. Шуңа күрә мин монда, – дип елмая пенсионер.

Зәки Нугаев Сафар авылын-нан ук килеп йөри. Элек ул бирегә укытучылар спартакиадаларында катнашу өчен килгән. Бу юлы да читтә кала алмаган.

– Картлык спорт белән шөгыльләнү өчен киртә түгел. Актив тормыш һәр пенсионер өчен мөһим, – дип саный ул.

«Сәламәтлек клубы» саулыкны саклап калырга ярдәм итүдән тыш, тормышка кызыксыну уята, җанландырып җибәрә. Активлык – ул оныклар өчен сәламәт картәти һәм картәни булып калу мөмкинлеге дә.

 

Актив әбиләр һәм бабайлар булып калу
Актив әбиләр һәм бабайлар булып калу
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: