Чишмэ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Файдалы эшләр елы
15 сентябрь 2023, 15:27

Яшелчәләр мул уңыш биргән

Алкин-2 авылындагы урта гомуми белем бирү мәктәбе филиалы –  Бишкәҗә мәктәбендә быел яшелчәләр уңышы мул булган.

Яшелчәләр мул уңыш биргән
Яшелчәләр мул уңыш биргән

– Уңыш искиткеч. Мәктәп бакчачылык белән 24 ел шөгыльләнә һәм бер елны да уңышсыз калганыбыз юк, – ди филиал директоры Гүзәл Әминева.

Мәктәптә сиксән җиде укучы белем ала, аларның күбесе якын-тирәдәге авыллардан.

Шулай булуга карамастан, җәй айларында бакча игътибарсыз калмый. Балалар өчен уку йортында көндезге лагерь оештырылган, укучыларны мәктәп автобусы йөрткән. Мөмкинлеге булган ата-аналар балаларны үзләре алып килгәннәр. Биредә алар укытучылары җитәкчелегендә җәйге практика үткәннәр.

Укучылар бакча эшләре белән шөгыльләнеп кенә калмаганнар, тәҗрибәләр дә үткәргәннәр, төрле дәрәҗәдәге фәнни-гамәли чараларда катнашканнар. Мәктәп яны участогы үсемлекләр систематикасы буенча бүленгән, биредә төрле кыр культуралары, шулай ук кузаклы культуралар үстерелә. Башлангыч сыйныфларга исә кузаклы культура – фасоль үстерү ышанып тапшырылган.

– Мәктәпнең уку-тәҗрибә участогы мөдире, технология укытучысы Илфис Җиһангиров җитәкчелегендә бәрәңге, кишер, аш чөгендере, суган, кабак үстерәбез. Яшелчәләр белән мәктәп ашханәсен тәэмин итәбез, укучыларыбыз экологик чиста ризык белән туклана. Артып калганын азык-төлек комбинатына һәм халыкка сатабыз. Шулай ук көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә дә катнашырга планлаштырабыз, мохтаҗларга ярдәм итү турында да уйлыйбыз. Узган елда ата-аналар җыелышында Чишмә районының балалар приютына ярдәм итү турында карар кабул иттек. Приют директоры белән килешү буенча, яшелчә сатудан кергән акчага кирәкле товарлар сатып алып илттек. Узган уку елы йомгаклары буенча безнең филиал районның мәктәп яны участоклары бәйгесендә беренче урын алды, – дип горурлык белән сөйләде Гүзәл Мидхәт кызы.

Яшелчәләр мул уңыш биргән
Яшелчәләр мул уңыш биргән
Автор:Наиль Мунзаров
Читайте нас: