Чишмэ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Файдалы эшләр елы
15 сентябрь 2023, 15:25

Котыру авыруының яңа очрагы юк

Ар авылында авыл хуҗалыгы малларын котыру авыруына каршы вакцинацияләү тәмамланды. Әлеге вакытта анда котыру авыруының яңа очрагы юк.

Котыру авыруының яңа очрагы юк
Котыру авыруының яңа очрагы юк

Исегезгә төшерәбез, 24 августта бу авылда бер кешегә котырган төлке ташланган иде. Зыян күрүче ирнең сүзләренә караганда, бу көнне оныклары ихатада уйнап йөргәннәр, шул вакытта картәниләре төлке йөрүен күреп кычкырып җибәргән. Ир төлкене куып чыгарырга уйлаган. Кирпеч белән бәргәч, төлке башта төзелеш чүп-чарлары өеменә барып төшкән. Ләкин аннан соң кинәт кенә сикереп торып, ирнең иягеннән тешләп алган һәм качкан. Зыян күргән ир канга батып өенә йөгереп кергән, куркып калган гаилә әгъзалары ашыгыч медицина ярдәме чакыртканнар. Ирне үзәк район дәваханәсенә салганнар. Бу очрак турында барлык тиешле хезмәтләргә хәбәр ителгән.

Әмма вакыйга моның белән генә тәмамланмаган – төлке кире йорт алдына килеп кер-гән, бу юлы инде аңа исән калу мөмкинлеге булмаган, гәүдәсе чир таралмасын өчен үләт базында яндырылган.

Чишмә районының ветеринария станциясе җитәкчесе Илшат Гәрәев билгеләп үтүенчә, алынган биоматериал шунда ук экспертизага җибәрелгән. 24 һәм 25 августта әлеге хуҗалыктагы һәм шул урамдагы маллар ашыгыч рәвештә вакцинацияләнгән. Төлке йөргән йорт алды һәм үләт базы тирәсе дезинфекцияләнгән. Ар авылындагы барлык терлекләргә, шул исәптән этләргә һәм песиләргә прививка ясалган.

4 сентябрьдә котыру авыруы рәсми рәвештә расланган. Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров Указына ярашлы, 5 сентябрьдән биредә котыру чире буенча карантин кертелгән.

Авыру җәнлек йөргән шәхси хуҗалык территориясе, чир йогу хәвефе булган урыннар һәм Ар авылы котыру авыруы буенча имин булмаган торак пункт дип игълан ителгән, шуңа күрә карантин тәмамланганчы биредә ярминкәләр, күргәзмәләр, башка чаралар үткәрү, шулай ук малларны сату максатында бер урыннан икенчесенә күчереп йөртү тыела.

Илшат Гәрәев, котыру авыруының яңа очрагы ачыкланмаса, 5 ноябрьдә карантин алыначак, дип билгеләп үтте. Әлегә эпизоотик урын район ветеринария станциясе белгечләренең игътибар үзәгендә.

Илшат Рәзиф улы хәбәр итүенчә, зыян күргән ир 24-31 августта стационарда дәваланган. Белгечләр диагнозның рәсми рәвештә раслануын көтмичә, котыру авыруын йоктырганда тиз арада кулланыла торган дәвалау курсын үткәрергә карар иткәннәр һәм ялгышмаганнар. Әлеге вакытта ир график буенча вакцина ала. Ул үзен әйбәт хис итә.

 

Котыру авыруының яңа очрагы юк
Котыру авыруының яңа очрагы юк
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: