Чишмэ
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Файдалы эшләр елы
8 сентябрь 2023, 09:56

Юллар тәртиптә булсын

Район юллары торышын карау ничек оештырылган? Кайсы участокларда эшләр бара?

Юллар тәртиптә булсын
Юллар тәртиптә булсын

Бу сорауларга «Башкиравтодор» җәмгыятенең Чишмә юл ремонтлау-төзү идарәлегенең техник-производство бүлеге начальнигы Рәшит Карачурин җавап бирде.

– Безнең предприятиедә 80нән артык кеше эшли. Чишмә районында автомобиль юлларын төзү, карап тоту, ремонтлау һәм реконструкцияләү буенча территориаль заказны үтәү белән шөгыльләнәбез һәм килешү булганда районнан читтә дә эшлибез. Безнең оешма балансында 454 километр юл бар, шуларның 253 чакрымы – муниципаль һәм 201 километры муниципальара һәм төбәк юллары. Район авылларында юлларны ремонтларга кирәк булганда, авыл биләмәләре белән килешү тө-зибез һәм эшкә керешәбез, – ди Рәшит Мәҗит улы.

Аның сүзләренә караганда, агымдагы елда предприятие район буенча өч ярым километр юлны ремонтлаган, бу Леонидовка – Әмин, Марусино – Ар – Черниговка – Аклан авыллары арасындагы юллар, шулай ук муниципальара Языково – Былышлы – Чишмә участогында һәм «Патриот» паркында зур эш башкарылган. «Башкиравтодор» җәмгыяте карамагындагы участокларда юл билгеләре дә үз көчләре белән куела.

– Безнең үз асфальт заводыбыз бар, асфальтны шунда кайнатып, кирәк булган урыннарда юл салабыз. Вак таш вагоннар белән китерелә, битум зур машиналарда килә, аны запас белән алып куябыз. «Башкиравтодор» боларның барысын да  ихтыяҗ булган урыннарда куллана. Сүз уңаеннан әйтеп китим, вак таш сыйфаты буенча төрле була, кайберсе уалып тора, без ныклырак фракцияләргә өстенлек бирәбез. Асфальт юлга, катламына бәйле рә-вештә һәм аны тиешенчә файдалану шарты белән, дүрт елдан биш елга кадәр гарантия бирелә. Күперләрне ремонтлау буенча да сораулар күп килә. Без күперләрне төземибез дә, ремонтламыйбыз да. Бу эш белән юл хуҗалары шөгыльләнә, ремонтлау һәм яңаларын төзү буенча махсуслашкан оешмалар яллыйлар. Без исә, үз чиратыбызда, күпер юлларын ремонтлау белән генә шөгыльләнәбез, – ди ул.

Аның сүзләренә караганда, кыш көннәрендә дә асфальт салырга, ягъни чокыр-чакырларны ремонтларга була. Моның өчен салкын асфальт кулланыла, аны Уфа шәһәренең Орджоникидзе районында урнашкан «Башкиравтодор» филиалының «Ремстройдормаш» заводы җитештерә һәм ул 25 килограммлы капчыкларга төялә. Ул озак саклана һәм филиал аны, кирәк булганда шунда ук эшкә керешү өчен, көздән үк складларга кайтарып куя.

– Автомобиль юллары – хәзерге дөньяның тере артериясе. Аның буенча ерак юлга баручы автомобильләр, маршрут автобуслары, шәхси машиналар хәрәкәт итә. Шуңа күрә юлларның төзеклеге һәм сыйфаты мәҗбүри шарт булып тора. Без гражданнар юлларда үзләрен уңайлы һәм хәвефсез хис итсен өчен кулдан килгәннең барысын да эшлибез, – дип сүзенә йомгак ясады Рәшит Карачурин.

Юллар тәртиптә булсын
Юллар тәртиптә булсын
Автор:Наиль Мунзаров
Читайте нас: