Чишмэ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Файдалы эшләр елы
8 сентябрь 2023, 09:52

Машиналар заводка агыла

Чишмә шикәр заводының чөгендер пункты яңа уңыш чөгендерен кабул итә.

Машиналар заводка агыла
Машиналар заводка агыла

Беренче өемнәр Благовар районы кырларыннан тутырылган, бу көннәрдә Чишмә хуҗалыклары да уңыш ташый башлаган.

Төбәк комиссиясе предприятиедә тикшерү үткәрде. Барысы да эшкәртү мизгелен башлап җибәрүгә әзер.

Чишмә шикәр заводы генераль директоры Юрий Баримбойм сүзләренә караганда, кабул ителгән чимал 800 мең тоннага якынлаша (пычрагын аралаганнан соң калачак авырлыкны исәпкә алганда).

– Көндәлек лаборатория анализлары буенча чөгендернең шикәрлелеге 18-19 процент тәшкил итә, бу яхшы күрсәткеч булып тора, – дип аңлатты генераль директорның чимал буенча урынбасары Ринат Килдигулов. – Быел уңыш яхшы, димәк, сезон озын булачак.

Заводта әлегә кадәр вакансияләр мәсьәләсе кискен тора.

Без кабул итү пунктына беренче уңыш китерелгән вакытта бардык (ул киңлеге 20 һәм биеклеге 6 метр чамасы пирамидалар кебек җәелгән). Чөгендер өемнәре гидротранспортерлар (каналлар) буена салынган, соңыннан алар шунда этеп төше-релә һәм ул су белән агып заводка керә.

Быел «Вентиляцияле кагат» дигән сынау проекты эшли башлаячак. Чөгендер астына махсус җайланма ярдәмендә салкын һава өрдерелә, бу чималны өч ай дәвамында яхшы торышта сакларга мөмкинлек бирәчәк. Бу корылмаларны быел октябрь аенда урнаштыру планлаштырыла.

Әлеге вакытта подрядчы оешма чөгендер арасында булган ташларны һәм саламнарны аралап алучы механизмнарны алыштыру белән мәшгуль. Чөгендер заводка кергәнче үк сулы каналлар буенча чистарып үтә.

Машиналар заводка агыла
Машиналар заводка агыла
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: