Чишмэ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Файдалы эшләр елы
8 сентябрь 2023, 11:06

Эшләр бу көннәрдә тәмамланачак

Поселокта коммуналь инфраструктура челтәрләрен яңарту буенча федераль программа гамәлгә ашырыла.

Эшләр бу көннәрдә тәмамланачак
Эшләр бу көннәрдә тәмамланачак

Быел әлеге проект буенча бөтен күләмнең биштән бер өлеше эшләнәчәк. «Чишмә-энергосервис» МУП директоры Альберт Газиев хәбәр итүенчә, районда барлыгы 38 км озынлыктагы җылылык һәм кайнар су белән тәэмин итү челтәрләре бар.

Район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров билгеләп үтүенчә, якын киләчәктә бу программа буенча алты километр озынлыктагы иске инженерлык корылмалары алыштырылачак. Быел Гыйззәтуллин, Ленин, Киров, Яңа һәм Тракт урамнарындагы участокларда торбаларны алыштыру буенча эшләр алып барыла.

– Алда зур эшләр көтә. Федераль бюджеттан акча бирелүен билгеләп үтәсем килә. Яңартып кору эшләрен башкарып чыгу өчен муниципалитеттан бүленгән акча гына җитми. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, торбаларны алыштыру белән шөгыльләнүче оешма сынатмый, эшләрне сыйфатлы итеп һәм вакытында башкара. Әлеге вакытта су  торбаларын һәм кайнар су белән тәэмин итү системасын алыштыру буенча эш тәмамланып килә. Кышка да ерак калмады, сентябрь ахырында көннәр салкынайтуга йортларга җылылык биреләчәк, – диде Ришат Мансуров.

Шундый ук программа суүткәргечләргә дә кагыла, су алу җайланмасындагы скважиналарны алыштыру да күз уңында тотыла. Бу максатка федераль бюджеттан якынча утыз миллион сум акча бүленгән. Эшләр тулы куәткә бара, дип сүзенә йомгак ясады Ришат Әнис улы.

Район башлыгы хәбәр итүенчә, кайнар су юклыгына зарланучылар арту сәбәпле, ул ремонт эшләрен башкаручылар белән үзе сөйләшкән – суүткәргечне эшләтә башлау 8 сентябрьгә билгеләнгән.

Эшләр бу көннәрдә тәмамланачак
Эшләр бу көннәрдә тәмамланачак
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: