Чишмэ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Файдалы эшләр елы
1 сентябрь 2023, 14:01

Музей борынгы әйберләрне кабул итә

Күптән түгел район музее хезмәткәрләре Тәпәреш авылында яшәүче ветераннар хәрәкәте активисты, хезмәт ветераны Әнисә Әхмәтшина янына бардылар.

Музей борынгы әйберләрне кабул итә
Музей борынгы әйберләрне кабул итә

Дарья Зарипова, Тарих-туган якны өйрәнү музее экскурсоводы

Әнисә Абдулла кызы әлеге конкурста катнашу өчен музейга үзенең шәхси әйберләрен – чигелгән тастымаллар, кулъяулыклар, элекке заманнарда тегелгән күлмәкләр, озак еллар гаиләдә сакланган һәм көнкүрештә кулланылган борынгы савыт-саба, керосин лампасы, кер юу тактасы һәм капкан тапшырды.

Әнисә Әхмәтшина музей өчен кадерле барлык экспонатларның кайдан алынуы, күлмәк тегү өчен тукыма табуның никадәр авыр булуы, элекке заманнарда савыт-сабаларның комод киштәләрендә кадерләп саклануы турындагы истәлекләре белән уртаклашты. Музей хезмәткәрләре Әнисә апа тапшырган әйберләрне акт төзеп даими саклауга кабул итеп алдылар, тиздән район халкы һәм кунаклары әлеге экспонатларны күрә алачак.

Музейга борынгы әйберләр бүләк итүчеләр конкурсы ел башында ук башланды һәм арытаба ел саен үткәреләчәк. Аның максаты – халыкны музей кыйммәтләренә җәлеп итү, рухи мәдәниятне үстерү. Чөнки йортта бер дә кирәкмәгән әйберләр музей коллекциясендә кыйммәтле экспонат булачак һәм киләчәк буыннарга үткән заманнардагы тормыш-көнкүре-шебез һәм гомумән район тормышының ничек ничек үсеш алуы турында сөйләячәк.

Конкурс дәвам итә һәм районда анда катнашучылар күп.

Исегезгә төшерәбез, районда музейга борынгы әйберләр бүләк итүчеләр конкурсы барышында экспонатлар

кабул итү дәвам итә һәм аның приз фонды 60 мең сум тәшкил итә. Беренче урын өчен – 30 мең сум, икенче урынга – 20 мең һәм өченче урын өчен 10 мең сум акча биреләчәк.

Музейга килүчеләрне һәм бүләк тапшыручыларны көтеп калабыз.

Музей борынгы әйберләрне кабул итә
Музей борынгы әйберләрне кабул итә
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: