Чишмэ
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Файдалы эшләр елы
1 сентябрь 2023, 11:16

2023 елның 10 сентябре – Бердәм тавыш бирү көне

Сайлауларда ничек тавыш бирергә?

Бу көнне республикада Башкортстан Республикасының җиденче чакырылыш Дәүләт җыелышы – Корылтай депутатларын, шулай ук урындагы үзидарәнең вәкаләтле органнары депутатларын сайлаулар узачак.

Дәүләт җыелышы депутатларын сайлауларда ничек тавыш бирергә?

1. Сайлау көнендә сайлау участогының тавыш бирү өчен тәгенләнгән бинасында.

10 сентябрьдә урындагы вакыт белән 7.00-21.00 сәгатькә кадәр Рәсәй гражданины булган һәм 18 яшькә җиткән республикада яшәүче һәр кеше яшәү урыны буенча сайлау участогында тавыш бирә ала. Сайлаучы шәхсән тавыш бирә. Дәүләт җыелышы депутатларын сайлауларда ул паспорт яисә паспортны алмаштыручы башка документ күрсәтеп, ике бюллетень ала һәм аларны яшерен тавыш бирү кабинасында тутыра.

2. Барган урында сайлау.

Тавыш бирү көнендә үзләренең сайлау участокларыннан еракта булган кешеләр «Мобиль сайлаучы» механизмыннан куллана һәм Башкортстан Республикасында урнашкан якындагы башка сайлау участогында тавыш бирә ала. Моның өчен шул урындагы сайлаучылар исемлегенә керү өчен алдан ук гариза бирергә кирәк.  26 июльдән 6 сентябрьгә кадәр «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша яисә территориаль сайлау комиссиясендә, шулай ук дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең Күп функцияле үзәгендә (МФЦ) яисә 30 августтан 6 сентябрьгә кадәр теләсә кайсы участок сайлау комиссиясендә гариза тапшырырга мөмкин.

3. Өйдә тавыш бирү.

Әгәр сайлаучы җитди сәбәп буенча (сәламәтлек, инвалидлык торышы буенча) үзе килеп тавыш бирә алмаса, участок сайлау комиссиясенә ул эшләгән көннәрдә, шул исәптән тавыш бирү көнендә, 10 сентябрьдә, 15.00 сәгатькә кадәр өйдә тавыш бирү турында гариза белән мөрәҗәгать итә ала. Закон гариза бирүнең өч төрен: сайлаучының язма гариза бирүен; телдән яисә телефон буенча мөрәҗәгать итүен; башка кешеләр аша хәбәр итүне күз уңында тота. Тавыш бирү көнендә – 10 сентябрьдә гариза би-рүче янына тартма белән комиссия әгъзалары үзләре киләчәк.

Урындагы сайлауларда ничек тавыш бирергә?

Тавыш бирү 2023 елның 10 сентябрендә сайлау бинасында үтә, яисә, сайлаучы җитди сәбәп буенча килә алмаса, аның гаризасы нигезендә өйенә барып үткәрелә. Өйдә тавыш бирү өчен гариза участок сайлау комиссиясенә алдан, яки тавыш бирү көнендә көндезге өчкә кадәр тапшырыла.

Урындагы сайлауларда тавыш бирүне оештыруда үзенчәлек бар – яшәү урыныннан читтә тавыш бирү мөмкинлеге юк («Мобиль сайлаучы» бу дәрәҗәдә эшләми!). Шул ук вакытта урындагы үзидарәнең вәкаләтле органнары депутатларын сайлауда җитди сәбәпләр (отпускта, командировкада, эштә яки укуда булу, дәүләт һәм җәмәгать эшләрен башкару, сәламәтлек торышы начар булу) аркасында сайлау көнендә тавыш бирергә килә алмаучылар вакытыннан алда тавыш бирә ала. Моның өчен сайлаучы 30 августтан 9 сентябрьгә кадәр үзе теркәлгән урын буенча участок сайлау комиссиясенә килеп бюллетень тутыра ала. Алдан тавыш бирүче кеше вакытыннан алда тавыш бирүнең сәбәбе күрсәтелгән гаризаны участок сайлау комиссиясенә тапшыра.

Башкортстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең bashkortostan.izbirkom.ru сайтында яисә Башкортстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең 8-800-347-54-54 «кайнар линия» телефоны буенча бу турыда тулырак мәгълүмат алырга мөмкин.

Автор:Лиана Усманова
Читайте нас: