Басу-кырларда урак чоры кызган мәлдә студентларның ничек эшләве белән кызыксындык.
«БАИ»ның Чишмә бүлекчәсе управляющие Марс Фәйзуллин аларны мактап телгә алды.
– Егетләр булдыра. Эшлиләр, тырышалар. Күбесе шәһәрдә туып үсүгә карамастан, авыл хуҗалыгы машиналарыннан куркып тормыйлар, үзләре ремонтладылар, менә дигән итеп эшлиләр. Әле кырда арпа уралар, шунда күреп сөйләшә аласыз, – диде ул.
Басуга юл тоттык. Без барганда анда сигез комбайн эшли иде, икесендә – студент-практикантлар.
– Яхшы эшлиләр, ватылганда үз куллары белән тиз арада төзәтергә тырышалар. Кырда даими рәвештә сервис хезмәте дежур тора. Хезмәт җитештерүчәнлеге дә начар түгел. Көн яктысында 5-6 бункер ашлык суктырып алалар. Бер бункер – җиде тоннадан артык. Әлбәттә, барысы да уңышка, башакларның егылмавына бәйле, – ди агроном Рәдиф Ибраһимов.
Гөрелдәп утыручы комбайн янында яшь кенә егет осталарча мәш килә, кулыннан эш килгәне әллә кайдан күренеп тора.
– Генераторны алыштырдым. Хәзер башак күтәргечләрне салдырам да эшне дәвам итәм. Комбайн көйле эшли. Уңайлы техника, тавышсыз, кондиционеры бар. Ватылуга килгәндә, булгалый инде. Вак-төякне үзебез төзәтәбез, җитди ремонт кирәк булса инженерлар ярдәм итә, – ди Эльдар Гыйбадуллин.
Калган өч студент башка участокларда эшли иде.
– Алар комбайнда түгел. Авыр техника, дип бераз шүрләделәр бугай. Зур тракторларда эшләүне өстенрәк күрәләр, – ди Марс Фәйзуллин.