Чишмэ
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Файдалы эшләр елы
25 август 2023, 13:36

Поликлиникада чиратлар барлыкка килде

Август урталарында Чишмә районы мәктәпләре чатларында баланы физкультура дәресенә кертү өчен белешмә алу кирәклеге турында хәбәр таралды.

Поликлиникада чиратлар барлыкка килде
Поликлиникада чиратлар барлыкка килде

Дөресрәге, Президент тарафыннан кул куелган «Сәламәтлекне саклау нигезләре турында» һәм «Мәгариф турында»гы законнарга үзгәрешләр кертүгә бәйле мәгълүматлар җибәрелде.

Балалар поликлиникасында үткән атна башында табибка керү өчен озын чиратлар барлыкка килде. Чөнки уку елы башланганчы санаулы көннәр генә калды.

Мәгариф бүлегендә ачыкланганча, укучыларга 1 сентябрьгә кадәр медкомиссия үтәргә кирәклеге турында бернинди дә күрсәтмәләр булмаган.

Балалар поликлиникасы бүлеге мөдире Лилия Шәфигуллина әлеге хәлне җайга салу өчен нинди чаралар күрелүен аңлатты:

– Физкультура дәресенә керү турында белешмә, чыннан да, профилактик тикшерү нигезендә бирелә. Балаларның сәламәтлеген тикшерү беренче ел гына үткәрелми һәм монда бернинди дә шау-шу булырга тиеш түгел. Укучыларның бер өлеше аны үткән уку елы башында ук узды, аларга мәктәптә эшләүче медицина хезмәткәре белешмә бирәчәк, һәм аларга аны алу өчен поликлиникага килергә кирәкми. Калганнары календарь ел ахырына кадәр графикка кертеләчәк, – диде ул.

Ә сәламәтлекне тикшерү турында белешмә ашыгыч рәвештә кирәк булса, балалар поликлиникасына килеп, регистратурага мөрәҗәгать итәргә кирәк. Анда сезгә кайсы кабинетка керергә кирәклеген аңлатырлар.

Дәваханәдә чиратларны киметү өчен өстәмә шәфкать туташлары постлары оештырылды, мөрәҗәгать итсәгез, алар баланың медкартасын алып карый да, әгәр дә барысы да үтелгән булса, сезгә физкультурага керергә рөхсәт итү турында белешмә язып бирә. Юк икән, сезгә күренергә кирәк булган табиблар исемлеген тоттырачаклар.

– Ата-аналарга борчылырга кирәкми. Медицина тикшерүен сентябрь дәвамында узарга мөмкин, – диде Лилия Шәфигуллина.

Поликлиникада чиратлар барлыкка килде
Поликлиникада чиратлар барлыкка килде
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: