Чишмэ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Файдалы эшләр елы
25 август 2023, 13:42

Авыл – ул зур гаилә

Күптән түгел Үрге Тирмәдә «Шунда тудым, шунда үстем» дип аталган онытылмаслык бәйрәм үтте.

Авыл – ул зур гаилә
Авыл – ул зур гаилә

Флорида Байкова, Үрге Тирмә мәдәният йорты мөдире

Ул яшьлекне, туган авыл тарихын һәм аның халкын искә алу өчен бер сәбәп булды.

Чара клуб янында узды. Территориянең бәйрәмчә бизәлеше, ачык төсләр белән язылган «Бәйрәм белән!» баннеры, зур булмаган музей, кул эшләре һәм китап күргәзмәләре оештырылуы, балалар өчен аттракционнар – боларның барысы да чарага ныклап һәм төрле яклап әзерләнү турында сөйли.

Район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Эшләре һәм уйлары белән бер булган авыл халкы күп нәрсәгә ирешә ала, диде ул. Шулай ук кыскача гына Евразиянең күчмә цивилизацияләр музеен төзү барышы белән таныштырды. Авылның чәчәк атуын теләде, аның үсешенә зур өлеш керткән өлкән яшьтәгеләргә бүләкләр тапшырды.

Китапханәче Рәзилә Халитова авыл тарихы, биредә яшәүчеләр турында сөйләде. Аның күп еллар дәвамында киләчәк буыннар өчен якташлары турында мәгълүмат туплавын билгеләп үтәсем килә, халык аңа моның өчен чиксез рәхмәтле.

Ә клубтагы берләшмәләрдә катнашучылар тарафыннан әзерләнгән матур концерт программасы тамашачыларга күңелле тәэссоратлар бүләк итте. Бәйрәм ахырында барысы да таби-гать кочагында Разубай Сөләйманов (иганәче Зәбирә Низаметдинова) пешергән тәмле пылаудан авыз иттеләр; табын авылдашлар алып килгән төрле тәм-томнардан сыгылып торды.

Бу матур һәм тантаналы чара авылдашларыбызның хәтерендә саклансын. Авылыбызның бер зур гаилә булуын, анда һәркемнең бер-берсен белүен, аңлый һәм ярдәм итә алуын, уңышларың өчен шатлануын онытмаска кирәк!

Әлеге чараны оештыруга һәркем үз өлешен кертергә тырышты. Аеруча Рәзилә Халитовага, Эльза Галимовага, Заһит Рәҗәповка, Алия Мусинага, Ирина Рәҗәповага, Ләйсән Әнәсовага, Гөлназ Бикбулатовага, Людмила Кургузовага, Халидә Рәҗәповага, Фрат Бикбулатовка һәм бәйрәмне оештыруда катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерәсем килә.

Авыл – ул зур гаилә
Авыл – ул зур гаилә
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: