Аларны музей хезмәткәрләре озатып йөрде.
Приют диварларыннан чыкмаган кешеләр өчен бу бик тәэссоратлы сәяхәт булды. Картлар йортында сәламәтлекләре аркасында бөтенләй килә алмаган кешеләр дә бар бит.
Безнең музейда, арттырып әйтү түгел, хәтта еш булучылар өчен дә кызыклы. Экспозицияләр даими яңартыла, яңа тематик зоналар барлыкка килә, ә кайвакыт электән игътибар ителмәгән әй-берләрне дә күрәсең.
Менә безнең геройлар да экспонатларны, берсен дә калдырмаска тырышып, карап чыктылар.
Приютта яшәүчеләрнең күбесе безнең яклардан түгел һәм шуңа күрә алар өчен район тарихы икеләтә кызыклы булуын әйтеп китик.
Инвалид коляскасында хәрәкәт итүче Фәнзил Ганиевны икенче катка күтәрелгәндә хәтта пандус булмау да туктата алмады. Ул тезләре белән шуышып күтәрелде, музей хезмәткәрләре коляскасын алып менәргә ярдәм иттеләр.
Борынгы каберлекләр табылган Турахан кәшәнәсе кечкенә сәяхәтнең икенче пункты булды. Археологлар аларга үз эшләренең үзенчәлеге һәм казу барышында табылган әйберләрдән чыгып нинди нәтиҗәләр ясарга мөмкин булуы турында сөйләделәр.
Арытаба экскурсия Успение чиркәвендә, аннары Хөсәенбәк мәче-тендә дәвам итте. Чишмә районы имам-мөхтәсибе, хаҗи Зөфәр хәзрәт Собхангулов җыелганнар өчен дога кылды, соңыннан барысын да яшеллеккә һәм чәчәкләргә күмелеп утырган кунаклар беседкасында корылган табын янына чакырды.
Олыгайган көннәрендә картлар йортында сыену тапкан, көндәлек тормышлары якыннары арасында үтмәгән кешеләр өчен игътибар аеруча мөһим. Аларның тамакларын туйдыргач, үзләрен әз генә булса да бәхетле тоеп кире «өйләренә» кайтып китүен күреп күңелләр тулды...