Чишмэ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Файдалы эшләр елы
18 август 2023, 15:05

Кышкы чорга әзерлек дәвам итә

Бүген «Чишмәэнергосервис» предприятиесе Киров урамында җылылык торбаларын алыштыра.

Кышкы чорга әзерлек дәвам итә
Кышкы чорга әзерлек дәвам итә

Торбалар пенополиуретан материал, ә өстән махсус кара тасма белән уратып алына, бу йортларны җылылык белән тәэмин итүне тагын да яхшырта. Шулай ук поселок үзәгендәге мәчет яныннан алып эчке эшләр бүлеге бинасына кадәрге участокта да иске торбалар алыштырыла.

– Тиздән подрядчы оешма зур күләмле эшкә тотыначак. Алар җылыту системасын реконструкцияләү һәм модернизацияләү федераль программасы буенча, Чишмә поселогының Яңа, Ленин, Гыйззәтуллин, Почта (Приуралье) урамнары буенча сузылган торбаүткәргечләрне алыштырачак. Подрядчы оешманың Шаран районында җылылык челтәрләрен капиталь ремонтлау буенча тәҗрибәсе бар, – дип сөйләде безгә җылылык челтәрләре участогы начальнигы Марс Бикбаев.

Бу максатларга безнең районга республика бюджетыннан 17 миллион сум акча бүленгән. Исегезгә төшерәбез, әлеге программа буенча бирелгән акчаларның гомуми суммасы (иске капиталь челтәрләрне яңартуга) – 89 млн сум.

Моннан тыш, Марс Ренат улы яңа технология кертүгә бәйле уңай үзгәрешләр белән уртаклашты. Узган елда без Чишмә поселогының Төзелеш урамында да җылыту системаларын шул рәвешле алыштыру турында язган идек. Яңа технология узган кыш эчендә үзен яхшы яктан күрсәткән һәм, үткән еллар белән чагыштырганда, зарланып шалтыратучылар булмаган.

Әлбәттә, торбалар салганда юлларга зыян килү дә зур ризасызлык тудыра. Марс Ренат улы аңлатуынча, җир басылып беткәнче асфальт юл салуның мәгънәсе юк (ул туфрак белән бергә төшеп китәчәк), шуңа күрә бераз көтәргә туры киләчәк.

Кышкы чорга әзерлек дәвам итә
Кышкы чорга әзерлек дәвам итә
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: