Чишмэ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Файдалы эшләр елы
18 август 2023, 12:59

«Башкортча озын гомерлелек. Туризм» программасы турында

Чишмә районының пенсия яшендәге гражданнары 22 августта Уфага һәм 30 августта Благовещенскига бушлай туристик сәфәргә бара ала.

«Башкортча озын гомерлелек. Туризм» программасы турында
«Башкортча озын гомерлелек. Туризм» программасы турында

Экскурсия проектында катнашу өчен «Башкортча озын гомерлелек. Туризм» сайтында теркәлергә һәм үзегез өчен уңайлы маршрут һәм көн сайлап, берәр сәфәргә язылырга кирәк. Язылуда кыенлыклар килеп чыкса, авыл Советы хакимиятенә мөрәҗәгать итә аласыз, анда сезгә ярдәм итәрләр.

Боларның барысы да Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров тәкъдиме белән «Башкортча озын гомерлелек. Туризм» программасы ярдәмендә мөмкин булды.  Бу проект буенча өлкәннәр елына бер тапкыр республика буенча бер көнлек бушлай турга бара ала.

Программа 60тан өлкән ир-атлар һәм 55 яшьтән узган хатын-кызлар, шулай ук хезмәт стажы буенча лаеклы ялга чыгучылар өчен исәпләнгән.

Тагын бер мәҗбүри шарт – Башкортстан Республикасы территорисендә даими теркәлгән булу.

Тәкъдим ителгән турлар һәм туристик сәяхәтләрдә катнашучылар санының елдан-ел арта баруы куанычлы.

Чагыштыру өчен: 2021 елда әлеге проектны гамәлгә ашыру өчен Чишмә районына 50, узган елда 200 квота (урын) бирелгән, ә агымдагы 2023 елда бу сан 400гә кадәр арткан.

«Башкортча озын гомерлелек. Туризм» программасы турында
«Башкортча озын гомерлелек. Туризм» программасы турында
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: