Чишмэ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Файдалы эшләр елы
9 август 2023, 13:20

Борынгы әйберләргә – яңа сулыш

Чишмә поселогының Тарих-туган якны өйрәнү музее борынгы әйберләр бүләк итүчеләр арасында конкурс оештырды, ул район халкын музей кыйммәтләренә җәлеп итү, рухи мәдәниятне үстерү һәм үз төбәгең тарихына кызыксыну уяту максатында үткәрелә.

Борынгы әйберләргә – яңа сулыш
Борынгы әйберләргә – яңа сулыш

Күптән түгел Үрге Тирмә авылыннан Рим Ибраев музейга керосин лампалар, иске сәгатьләр, тәңкәләр, значоклар, үтүк, борынгы япон бизәнгечләре һәм хәтта үзенең балачактагы агач бишеген тә бүләк иткән. Рим Денислам улының әнисе сугыш чорында һәм сугыштан соңгы елларда киемнәр тегеп гаиләнең тамагын туйдырган ике тегү машинасы да музей өчен әһәмиятле экспонат булып тора.

– Кичәге көн – тарих, дияргә яратам. Борынгыдан калган әйберләрем күп иде, әмма кирәк булмаганга чыгарып ташладым, дип әйтүчеләр бар. Бик кызганыч, әлбәттә. Чөнки музейда аларга икенче «гомер» бүләк итәбез, – дип билгеләп үтте районның Тарих-туган якны өйрәнү музее директоры Радик Әхмәдиев. – Конкурска йомгак ясаганда, беренче чиратта, экспонатларның тарихи әһәмияте исәпкә алыначак. Музейда борынгы көнкүреш кирәк-яраклары, җиһазлар, кием-салым, кулдан эшләнгән үзенчәлекле әйберләр, балалар уенчыклары, картиналар, уен кораллары һәм әти-әниләрегез, әби-бабаларыгыз кулланган башка бик күп әйберләр кабул ителә.

Бәйгенең приз фонды 60 мең сум тәшкил итә. Ул бәйгедә абсолют җиңүче һәм призерлар арасында бүленәчәк. Беренче урын өчен 30 мең, икенче һәм өченче урыннар өчен 20 мең һәм 10 мең сум бирү ниятләнә. Барлык катнашучыларга музейга бушлай керү өчен чакыру билеты һәм конкурста катнашу турында Рәхмәт хатлары тапшырылачак. Ә бәйгедә җиңүчеләр турындагы мәгълүматлар «Тарих-туган якны өйрәнү музеена борынгы әйберләр бүләк итүчеләр» китабына кертеләчәк.

Конкурста катнашу өчен теләсә кайсы күләмдә әйбер тәкъдим итәргә мөмкин. Экспонатлар Чишмә поселогы, Киров урамы, 13 адресы буенча кабул ителә. Борынгы әйберләрне китереп тапшыручыларның кулына аларны саклауга кабул итү турында килешү кәгазе һәм акт язмасы биреләчәк. Үзегез белән паспорт алып килү мөһим.

 

Борынгы әйберләргә – яңа сулыш
Борынгы әйберләргә – яңа сулыш
Автор:Элина Школьная
Читайте нас: