Чишмэ
+11 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар

Чишмә делегациясе форумда катнашты

26-28 июньдә Уфа Рәсәй һәм Белоруссия төбәкләренең Х юбилей форумын кабул итте.

Чишмә делегациясе форумда катнашты
Чишмә делегациясе форумда катнашты

Бай эчтәлекле, эшлекле программадан тыш, мәдәни чаралар да узды, аларда Чишмә делегациясе дә катнашты.

«Дуслык урамы» милли мәдәниятләр фестивале мәдәни программаның иң күркәм вакыйгасы булды. Зәки Вәлиди урамында Башкорт драма театрыннан башлап Совет урамына кадәр ике илнең «милли йортлары» урнашты. Чишмә поселогының Тарих-туган якны өйрәнү музее, район китапханәсе мордва халкы йорт-курасын тәкъдим итте, «Умарина» фольклор ансамбле артистлары тәмле милли ризыклар белән сыйлады. Гастрофестивальдә «Чишмә җиләк-җимеш питомнигы» һәм «Туклану үзәге» җәмгыятьләре продукцияләренә ихтыяҗ зур булды.

Делегациядә катнашучы Энҗе Әхмәдуллина билгеләп үтүенчә, безнең күргәзмә форум кунакларын «Умарина» ансамбленең матур чыгышы, ризыкларның күплеге һәм төрлелеге белән җәлеп итте.

«Беренче көнне үк бер сәгать эчендә 300 килограмм җиләк сатылып бетте. Алдагы ике көнгә бик күп заказлар алынды. Безнең җиләкле сырникларны да бик ошаттылар. «Умарина» артистлары белән фотога төшү өчен чиратка бастылар. Тулаем алганда, бәйрәм халәте хөкем сөрде, белорусча сөйләм, матур һәм үзенчәлекле халык иҗаты, җырлар һәм биюләр мавыктыргыч булды», – дип тәэссоратлары белән уртаклашты Э. Әхмәдуллина.  

27 июньдә Чишмә районының кырыктан артык артисты Белоруссиядән һәм Рәсәйнең төрле төбәкләреннән килгән коллективлар милли киемнәр бәйрәмендә катнашты.

Чишмә делегациясе форумда катнашты
Чишмә делегациясе форумда катнашты
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас в