Чишмэ
+12 °С
Облачно
Файдалы эшләр елы
30 Июня 2023, 06:17

Өлкәннәр өчен проект

Башкортстан Республикасы Башлыгының грантлар фонды бәйгесендә җиңүчеләр билгеле булды, алар арасында Чишмә районының «Ярдәм» хәйрия фонды проекты да бар. 

Өлкәннәр өчен проектӨлкәннәр өчен проект
Өлкәннәр өчен проект

Ул спорт белән шөгыльләнү өчен пенсия яшендәге кешеләр төркемнәрен булдыруга юнәлдерелгән һәм үз эшен август аеннан башлап җибәрәчәк.

– Әлеге идея узган ел көз, сәламәтлек төркемнәре оештырганнан соң барлыкка килде, анда йөрергә теләүчеләр бик күп булып чыкты. Эш шул дәрәҗәгә җитте ки, төркемгә язылырга килүчеләрне кире борырга мәҗбүр булдык. Үпкәләүчеләр дә булды. Соңгы төркемдә 25 урынына хәтта 32 кеше иде. Шул вакытта проект координаторы Надежда Идиатуллина грант алу өчен гариза бирергә тәкъдим итте һәм бу эшне үз кулына алды. Нәтиҗәдә теләгебезгә ирештек! – ди проект җитәкчесе Радик Әхмәдиев шатлыгын уртаклашып.

Киләсе елның июленә кадәр һәр ай саен 25 кешелек төркемнәр җыелачак. Грант буенча 25 пар чаңгы, скандинавия таяклары, гимнастика залына келәмнәр һәм йөзәргә өйрәнү өчен комплектлар сатып алу каралган.

Спорт белән шөгыльләнергә теләүчеләр төркемнәре тупланды инде. Сәламәтлекне ныгыту физкультурасы, бассейнда йөзү, шулай ук ел әйләнәсе саф һавада активлык буенча дәресләр атнага ике тапкыр икешәр сәгать үткәреләчәк. 

– Бу – коммерцияле булмаган «Ярдәм» оешмасының дүртенче җиңүе һәм безнең районнан грант конкурсында җиңү яулаган сигезенче проект. Ул өлкән яшьтәге кешеләрнең сәламәтлеген ныгыту һәм аларны актив тормыш рәвешенә җәлеп итүгә юнәлтелгән. Проектка ихтыяҗ бар, дип ышаныч белән әйтә алам. Спорт комплексында оештырылган төркемнәргә язылган 275 пенсионер канәгать калды, – ди Надежда Борисовна.

Өлкәннәр өчен проект
Өлкәннәр өчен проект
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас