Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Файдалы эшләр елы
30 июнь 2023, 11:52

Борискинода – Корбан бәйрәме

Енгалыш авыл Советының Борискино авылында да Корбан гаете хөрмәтенә бәйрәм оештырылды.

Борискинода – Корбан бәйрәме
Борискинода – Корбан бәйрәме

Чара төзелеп килүче мәчет янында узды.

– Әлегә мәчетнең нигезе генә салынган. Төзелеш эшләре документлар әзер булгач башланыр, дип көтәбез, – диде активист Рөстәм Саяфаров авылга кергәндә журналистларны каршылап. – Төзекләндерү эшләре менә шушы урыннан башланырга тиеш, – дип хәбәр итте ул тал чыбыклардан үрелгән коймага, буйдан буйга утыртылган кечкенә имән үсентеләренә, күпьеллык чәчәкләргә һәм шиналардан эшләнгән фигуралар ягына таба күрсәтеп. – Төзелеш дүрт ел элек башланды. Мин, авыл зиратын караучы буларак, авылдашларны каберлектә өмә үткәрергә өндәдем. Аннары проект Урындагы башлангычларга ярдәм күрсәтү программасы буенча җиңү яулады, шуның ярдәмендә зират коймасын алыштырдык, андагы агачларны һәм куакларны кистек, тирә-юнен тәртипкә китердек, – дип сөйләде Рөстәм Саяфаров.

Үткән елның июлендә алар, авыл тарихында беренче тапкыр, Корбан бәйрәме оештырганнар, анда өч йөзләп кеше катнашкан. Менә шулай итеп, халык әкренләп берләшә башлаган. Шунда мәчет төзү мәсьәләсе күтәрелгән. Акча җыю оештырылган, аз гына вакыт эчендә 300 мең сумлап акча җыелган. Ильяс Исламгулов та инициаторлар төркеменә кушылган. Ураза бәйрәмен үткәргәннәр. Авыл урамындагы кое да төзекләндерелгән, халыктан җыелган акчага насос сатып алганнар, дүрт «КамАЗ» ком, профнастил һәм торбалар китерткәннәр. Борискино авылы үзенең 320 еллыгын менә шулай каршы ала.

Бәйрәмдә авыл халкы һәм дачниклар гына түгел, шулай ук Енгалыш, Сабур һәм Балагуш авылларында яшәүчеләр дә катнашкан. Гаяз хәзрәт Коръән укыганнан соң, халык арасында төрле бәйгеләр үткәрелгән.

Балалар өчен шоу-программа оештырылган. Чара ахырында барысын да бәйрәм табыны янына чакырып, тәмле пылау һәм учакта пешерелгән ризыклар белән сыйлаганнар.

Борискинода – Корбан бәйрәме
Борискинода – Корбан бәйрәме
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: