Чишмэ
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Файдалы эшләр елы
30 июнь 2023, 11:34

Аралашу шатлыгы бүләк иттеләр

Хөсәенбәк исемендәге җәмигъ мәчет, районның ветераннар оешмасы һәм мөселман хатын-кызлары берлеге Корбан бәйрәме алдыннан Шөнгәккүл авылындагы картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр өчен шатлыклы очрашу оештырды.

Аралашу шатлыгы бүләк иттеләр
Аралашу шатлыгы бүләк иттеләр

– Бәйрәмнәрдә безне игътибарсыз калдырмыйлар. Һәрвакыт бүләкләр алып киләләр. Күзләрем начар күрә, телевизор карый алмыйм, шуңа күрә миңа күптән түгел радио бүләк иттеләр. Христиан бәйрәмнәре алдыннан безнең янга Сергий атакай да килә. Күңелебез була, – ди 84 яшьлек Нина Тощева.

Социаль учреждение филиалы мөдире вазифасын башкаручы Маргарита Кузьменко сүзләренә караганда, картлар йортында яшәүчеләр бәйрәмнәрне волонтерлар, меценатлар һәм аларга кунакка килгән игелекле кешеләр белән аралашу мөмкинлеге булган өчен көтеп алалар. Бүген картлар һәм инвалидлар йортында 8 хатын-кыз һәм 27 ир-ат яши.

– Хәл белергә килдек, бер казан тәмле пылау алып килдек. Без монда еш булабыз – Ватанны саклаучылар көне белән дә, Халыкара хатын-кызлар көне белән дә котларга киләбез, – диде Али хәзрәт Иманаев.

– Хөсәенбәк мирасын өйрәнү курсларына йөрүчеләр минем монда килүемне белгәч, күчтәнәчләр – авыл каймагы, эремчек җибәрделәр, кемдер белен, кемдер пироглар пешерде, – ди мөселман хатын-кызлары җәмгыяте рәисе, активист Роза Гәрәева.

Районның ветераннар җәмгыяте рәисе Радик Әхмәдиев та «Иминлек» үзәгендә яшәүчеләрне җылы итеп котлады, җиләк-җимешләр һәм бүләк салынган пакетлар тапшырды. Шулай ук алар өчен музейга, кәшәнәләргә, районыбызның истәлекле урыннарына экскурсия оештыру турында игълан итеп, картларны тагын да ныграк сөендерде.

Аралашу шатлыгы бүләк иттеләр
Аралашу шатлыгы бүләк иттеләр
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: