

Миңа да әлеге сабантуйда гәзит хәбәрчесе генә түгел, гади тамашачы буларак та, катнашу кызыклы булды.
Чара программасы башка урыннарда үткән сабантуйлардан аерылмады. Дөрес, анда баручылар сүзләренә караганда, быелгы бәйрәмгә халык, узган ел белән чагыштырганда, азрак килгән.
Табигать кочагында иркен мәйданда үткән ат чабышлары беркемне дә битараф калдырмады. Тәпәреш кызы Айгөл Моратова биредә дә җанатарларны дулкынланырга мәҗбүр итте.
Чираттагы узышта аның юртак аты башкаларны җитез генә узып китте. Барысы да аның алдан килүен көткәндә, арттан калышмый килүче җайдак, беренче урынны бирергә теләмичә, атын камчылап куа башлады, һәм узганда камчысы Айгөл утырган атның башына тиеп китте. Кызның аты читкә тайпылды һәм финишта берничә секунд вакытны югалтты. Чабышларда судья булган Сәгыйтьҗан Идиятуллин («Идиятуллин Х. С.» КФХ) аңлатуынча, нәтиҗәдә кагыйдә бозу очрагы исәпкә алынды һәм Айгөл Моратова җиңүче дип танылды.
Халык арасында борчылып: «Әйдә, әйдә, әз генә калды!», «Иярдә нык утыра!», «Барысын да узып китте, ә бер мәртәбә дә атына сукмады» дигән сүзләр ишетелде. Сабантуйда ат чабышлары менә шундый тәэссоратлар белән үтте.
Өлкән яшьләрдәге сөйкемле генә ике хатын-кыз белән очрашу минем өчен тагын бер дулкынландыргыч мизгел булды. Балачаклары сугыш чорына туры килгән апалар миңа бераз үз язмышлары һәм бәйрәмнән алган тәэссоратлары турында сөйләделәр.
– Туган ягыма 60 елдан соң кайттым, бик шатмын, яшьлек елларымны искә төшердем. Кырык ел Урта Азиядә яшәдем һәм кайчан да булса кайтырмын, дип уйламаган идем, – диде Гөлфия Мөхәммәтьярова.
Сабантуйларда күптән күрешмәгән дус-ишләр, туганнар очраша, 60 елдан соң түгел, ел саен шулай очрашып, күрешеп торырга насыйп булсын.
Бәйрәмдә сәхнәгә чакырып актив гражданлык һәм социаль эшчәнлеге өчен Мактау грамотасы белән бүләкләнгән Әнисә Әхмәтшина минем өчен тагын бер ачыш булды. Бу үткер һәм сүзчән әби,
87 яшьтә булуына карамастан, яшьләрдән калышмый, ә аның тормыш турында сөйләгәннәре – аерым бер тарих. Туган авылы өчен кирәк булса, аны бикле ишекләр дә туктатмый, кайчандыр ул бер мәсьәләне хәл итү өчен хәтта Рәхимовка кадәр барып җиткән кеше.
Сабантуйда Айдар Галимов башкаруында дәртле җырлар да яңгырады. Ул тамашачылар белән аралашты һәм безнең район турында бик күп җылы сүзләр әйтте.