Чишмэ
+16 °С
Дождь
Файдалы эшләр елы
23 Июня 2023, 07:02

Гуманитар йөк озатылды

Хәрби операция барган зонага Чишмә районыннан егерменче гуманитар йөк озатылды.

Гуманитар йөк озатылдыГуманитар йөк озатылды
Гуманитар йөк озатылды

Ул сугышчыларга Уфаның Бердәм логистика үзәге ярдәмендә илтеп тапшырылачак.

Бу хәрби табиб Азат Әхмәдиев тарафыннан оештырылган икенче йөк. Чишмәле Азат Радик улы Уфаның 21нче клиник дәваханәсендә табиб-хирург булып эшли. Хәрби операция барган төбәктә ул биш ай медицина десанты җитәкчесе булган һәм хирург вазифасын башкарган. Туган якка кайту белән, беренче эш итеп, хәрби медиклар үтенече буенча кирәк-яраклар җибәрүне оештырган. Бу юлы да медицина препаратлары Красный Луч шәһәрендәге хәрби госпитальдә һәм Шәйморатов исе-мендәге батальонның медицина взводында эшләүче ак халатлы табибларга адресланган, шулай ук беренче медицина ярдәме күрсәтү өчен файдаланылучы аптечкаларны комплектлау өчен кирәкле әйберләр алынган. Азат Әхмәдиев аңлатуынча, тартмаларга стационар реанимацияләрдәге авыруларны дәвалау өчен препаратлар һәм приборлар салынган.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, быел апрель аенда хәрби табиб Азат Әхмәдиев «Башкортстан Республикасының сәламәтлек саклау отличнигы» билгесе белән бүләкләнде.

Чишмә районы хакимияте башлыгы Ришат Мансуров аңа күпкырлы ярдәме өчен рәхмәт белдерде. Табиб махсус хәрби операция үткәрелгән төбәкне яхшы белә һәм анда барган Чишмә делегациясенә гуманитар йөкне вакытларын әрәм итмичә генә илтеп җиткерергә ярдәм иткән.

Бу юлы да гуманитар йөк җыюны оештыруны Азат Әхмәдиев һәм Чишмә районы имам-мөхтәсибе Зөфәр хәзрәт Собханкулов үз өстенә алган.

Зөфәр хәзрәт озак саклана торган азык-төлек һәм беренче чиратта кирәкле әйберләр җыюны оештырган. Район мәчетләренә йөрүчеләр дә ярдәм кулы сузганнар. Бу якташ мөселманнардан тәүге ярдәм генә түгел.

Ришат Әнис улы билгеләп үтүенчә, хәрбиләргә дә, аларның гаиләләренә дә ярдәм итү буенча эш тукталмый, район арытаба да гуманитар конвойлар җибәрүдә актив катнашачак.

Гуманитар йөк озатылды
Гуманитар йөк озатылды
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас