Чишмэ
+24 °С
Облачно
Файдалы эшләр елы
23 Июня 2023, 04:57

Файдалы эшләр марафоны дәвам итә

17 июньдә Бәрсүәнбаш авылы халкы зират коймасын алыштыру өчен өмәгә җыелды, чарада 130лап кеше катнашты. Өмәгә республиканың төрле шәһәрләрендә һәм районнарында яшәгән элекке авыл кешеләре дә кайтты.

Файдалы эшләр марафоны дәвам итәФайдалы эшләр марафоны дәвам итә
Файдалы эшләр марафоны дәвам итә

– Бу без башкарган тәүге игелекле эш түгел. Узган елны олы юлдан авылга кадәр юл ремонтланды. Агымдагы ел башыннан мәчеттә күмәк көч белән электрүткәргечләрне алыштырдык. Белүегезчә, безнең мөселман гыйбадәтханәсе республиканың иң борынгы мәчетләренең берсе. Ул 1724 елда ук төзелгән. Май аенда Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларга куелган һәйкәлне әйләндереп койма тотылды. Ә Ураза бәйрәмендә Әлфир Ганиев, Илүс Якупов һәм Ришат Ганиев зират коймасын яңартырга тәкъдим иттеләр. Җыелган халыкның барысы да бу тәкъдим белән ризалашты. Озакка сузмый акча җыю оештырдык, авыл халкы да өлеш кертте. Тиздән кирәкле сумма җыелды. Илүс Якупов барлык материалларны алып кайтты, – дип сөйләде авыл клубы мөдире Тәнзилә Садыйкова.

Шимбә көнне зират буенда эш кайнады, ир-атлар зиратның коймасын алыштырдылар, хатын-кызлар буяп тордылар.

Бердәм эштән соң аларны сарык итеннән төшке сый һәм кайнар чәй көтте, моның өчен авылдашлар Ришат Ганиев, Марат Әсәдуллин, Әлфир Ганиев, Салават Хәйруллин һәм Фәйзулла Вәлиевка рәхмәт белдерделәр. 

– Күмәкләп зур эш башкардык. Өмәдә катнашучыларга,техника белән, акчалата яки кул көче белән мөһим ярдәм күрсәткән һәркемгә рәхмәтлебез, – дип мөрәҗәгать итте авылдаш-ларына староста Илдар Фәйзуллин.

– Безнең авыл биләмәсе халкы «Атайсал» проектында актив катнаша. Проект башланганнан бирле Новотроицкий авыл Советында 48 активистның эше гамәлгә ашырылды. 2023 елда халык аеруча инициатива күрсәтә – бүгенге көндә туган авылы тормышына битараф булмаучыларны 27 файдалы проект берләштерә, – дип билгеләп үтте авыл биләмәсе башлыгы Наил Шәйхетдинов.

Файдалы эшләр марафоны дәвам итә
Файдалы эшләр марафоны дәвам итә
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас