Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Файдалы эшләр елы
2 июнь 2023, 09:51

Чишмәдә «Халык сәламәтлеге көннәре» үтте

22-26 майда районда йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтү һәм кан әйләнеше системасы авыруларыннан үлем очракларын киметү максатында «Халык сәламәтлеге көннәре-2023» узды.

Чишмәдә «Халык сәламәтлеге көннәре» үтте
Чишмәдә «Халык сәламәтлеге көннәре» үтте

Акция Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәмендә Республика кардиология үзәге тарафыннан оештырылды.

Чишмә поликлиникасында биш көн дәвамында иртәнге сәгатьләрдә Ачык ишекләр көне үтте. Бу көннәрдә  сәламәт яшәү рәвеше буенча киңәшләр алырга, кан басымын, буйны, авырлыкны үлчәтергә, холестерин һәм глюкозага анализлар тапшырырга, йөрәк-кан тамырлары авыруларын ачыклау өчен анкета тутырырга мөмкин булды. Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында да сәламәтлек дәресләре үтте.

Акциянең беренче көнендә үк гипертонияне, шикәр диабетын, инсультны кисәтү, сәламәт тук-лану һәм артык авырлыктан котылу, тәмәке тартудан баш тарту буенча Сәламәтлек мәктәпләре оештырылды.

Чара тәмамланган көнне Чишмә поселогының Җиңү паркында зур бәйрәм үтте.

Парк мәйданында һәркем кан басымын, авырлыгын үлчәтә, терапевттан консультация һәм сәламәтлекне ныгыту буенча белешмә алалды. Бу көнне тикшерү узган утыз кешенең икесендә шикәр дәрәҗәсе югары булуы ачыкланды, табиб-терапевт Ксения Тихонова аларга арытаба тикшеренү өчен поликлиникага барырга киңәш итте.

Биредә күчмә фельдшер-акушерлык пункты да эшләде, анда пациентларны үзәк район дәваханәсе табиб-кардиологы Алия Ибраева кабул итте.

Электрокардиограмма үткән 36 кеше консультация сорап мөрәҗәгать итте.

Кан басымы югары булган 11 пациентка дәвалау билгеләнде.

– Барысы да яхшы. Кандагы шикәр күләмен тикшерттем, нәтиҗәсе шунда ук билгеле булды, акциядә катнашучыларга карата игътибарлы мөнәсәбәт – дип мобиль ФАПтан елмаеп килеп чыкты Фәридә Гыйльманова.

Велосипедта йөрү һәм скандинавия йөреше барышында табиб-стоматолог Венера Мостафина һәм медицина эшчәнлегенең сыйфаты һәм иминлеге буенча эчке контроль бүлеге мөдире Даниил Федоров физик күнегүләр күрсәтеп, аларның мөһимлеге турында сөйләделәр.

Ә ФОКОТ (ачык типтагы физкультура-сәламәтләндерү комплексы) территориясендә табиблар һәм пациентлар командалары арасында пионербол буенча дусларча матч һәм хәтта аркан тартышу үтте. Медицина хезмәткәрләре күрсәткән нәтиҗәләр ГТО нормативлары исәбенә кертелде.

Арытаба музыка астында сәламәтлек флешмобы үтте, аннары ачык һавадагы сәхнәдә берничә сәгать дәвамында артистлар, җырчылар һәм биючеләр чыгыш ясады.

– Бик кирәкле чара! Кешеләргә уңайлы итеп оештырылган, өстәвенә файдалы да! Киләсе елларда килүчеләр тагын да күбрәк булыр, дип ышанам, – дип тәэссоратлары белән уртаклашты табиб Роза Мөрсәлимова.

Көн эссе булуга карамастан, мәйданда өлкәннәр дә, балалары белән килүче гаиләләр дә бар иде. Монда тамак ялгап алырга, татлы мамык сатып алырга, волонтер кызлар белән төрле уеннар уйнарга да мөмкин булды.

– Без нәнәйгә иптәшкә килдек. Әле ул сәламәтлеген тикшертеп йөри, аннары мин барачакмын. Бик яхшы чара, көй-моңнарын да күңеллерәкне куйсалар тагын да әйбәтрәк булыр иде, ә калганы бар яктан яхшы, – дип үз фикерен белдерде кечкенә кызы белән йөргән Алина Хөсәенова.

– Әлеге чараны тугызынчы ел оештырабыз. Сезнең районда электән дә үткәрелгәне бар, әмма анысы моның кадәр зур күләмле булмаган иде. Ә бүген сәламәтлек байрагын Чишмә дәваханәсенең баш табибы Радик Галимов кулына тапшырдык, һәм хәзер бөтен җаваплылык символик рәвештә һәм турыдан-туры сезнең дәваханә идарәлеге иңнәренә төшә. Әлеге акциянең файдасы шунда – кешеләр күңелле итеп ял иткән арада анализлар бирәләр, кан басымнарын үлчәтәләр, без халыкны шул рәвешле сәламәтлекләрен күзәтеп торырга өйрәтәбез. Мондый чаралар бөтен Башкортстанда үткәрелә. Район җитәкчелегенең инициативасы бик сөендерә, бер уңайдан йөрәк-кан тамыры авырулары барлыкка килү хәвефе булган балалар һәм өлкәннәр өчен берничә кызыклы проект уйлап таптык. Киләсе елга Чишмә районында кан әйләнеше системасы авыруларыннан үлүчеләр саны кимер һәм халыкның уртача яше артыр, дигән фикердәмен, – диде штаттан тыш баш белгеч-кардиолог, Республика кардиоүзәгенең баш табибы Ирина Николаева.

Чишмәдә «Халык сәламәтлеге көннәре» үтте
Чишмәдә «Халык сәламәтлеге көннәре» үтте
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: