Чишмэ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Калмаш буйлары чиста булсын

«АЛГА» спорт-ватанпәрвәрлек үзәге җитәкчесе Александр Иванов ел саен Калмаш елгасы буйларын җыештыру буенча өмәләр оештыра.

Калмаш буйлары чиста булсын
Калмаш буйлары чиста булсын

Җыештырылучы территория – поселокның Елга аръягы бистәсе, Чишмә халкының яраткан ял итү урыны.

Бу юллар авторы яр буена иртәрәк килде, шуңа күрә бу тирәдә никадәр чүп-чар булуын үз күзләре белән күрде. Җыештырганда пикник калдыклары гына түгел, көтелмәгән әйберләр дә, мәсәлән, су краны һәм счетчик запчастьлары да очрады. Ә пластик шешәләр, пыяла ватыклары һәм пакетлар яр буенда да, су эчендә дә күп иде.

Александр Валерьевичка ярдәмгә быел районның дзюдо секциясенә йөрүче егетләр, «Гадел Рәсәй» партиясе вәкилләре, поселокта яшәүче Рөстәм Сафуанов һәм без килдек.

Хәтта шундый кечкенә состав белән дә эшне тиз арада башкарып чыктык. Чүп-чар җыйган арада балалар «үз артыңнан җыештырырга авырмы инде?» дип тирә-якны пычратучыларны тиргәп тә алдылар.

– Былтыр җәй елга буена тормыш иптәшем һәм бер яшьлек кызым белән килгән идем. Үзебез ял итәргә яраткан ике урын бар, шуларның берсендә дә кала алмадык – шаккатмалы пычрак иде. Икенче урынга киттек, әмма анда да яр буен җыештыргач кына утыра алдык. Шуңа күрә, Александр акция турында хәбәр иткәч, катнашырга теләк белдердем, – дип сөйләде Рөстәм Сафуанов.

Эш тәмамланганнан соң, Александр Валерьевич чүп-чар ташламаска һәм үз артыңнан җыештырырга өндәгән сүзләр язылган мәгълүмат такталары элде.

– Табигатьне саклау – киң төшенчә. Без һәр участокта күп булса унбиш минут тоткарланабыз, ә күпме файда китерәбез. Чишмәлеләрнең үз артларыннан җыештыруы гына түгел, мондый инициативаларда катнашуы да мөһим, балаларны да җәлеп итәргә кирәк – бу бит экологик тәрбия һәм безнең киләчәгебез, – диде акциягә кызы Александра белән килгән «Гадел Рәсәй» партиясе вәкиле Андрей Мерецкий.

Калмаш буйлары чиста булсын
Калмаш буйлары чиста булсын
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: